|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2024 Дин
Фидия сәдакасы күпме тиеш?"Авыру сәбәпле, ураза тота алмыйм. Пенсиям 14 мең сум. Тота алмаган уразам өчен ничә сум түләргә?" - дип сорый Сабадан Илһам абый. Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:
— Авыру аркасында ураза тота алмаганнар һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үтәү мөмкинлеге булмаганнар фидия сәдакасы түли. Быел ул тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә билгеләнгән. Тик бу сумманы түләргә мөмкинлеге булмаган, аз пенсия алып яшәүчеләр үзләре көндәлек нәрсә ашый, шул ризык белән мескеннәрне, мохтаҗларны көн саен ашата ала. Аллаһ кабул итсен.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|