поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.03.2024 Җәмгыять

Бушлай торак: кемнәр өметләнә ала?

Ятимнәр, аз керемгә ия булучы күпбалалы гаиләләр, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары торак сатып алуда дәүләт ярдәменә таянырга мөмкин дип яза «Парламентская газета».

Халык торак шартларын төрлечә яхшырта. Кемдер фатирын зуррагына алыштыра, кемдер ипотекага торак сатып ала. Ә инде бу мәсьәләне берничек тә хәл итү мөмкинлегенә ия булмаганнарга дәүләт булыша. 2024 елда мондый ярдәмгә кемнәр өметләнә ала?

Иң элек аз керемле күпбалалы гаиләләр, шул исәптән ялгыз аналар. Исегезгә төшерәбез: балигълык яшенә җитмәгән өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр күпбалалы булып санала. Бушлай торак алучылар исемлегендә шулай ук 23 яшькә кадәрге ятимнәр дә (торакны мирас итеп алмаган булсалар) бар.

Түләүсез куыш гаиләдә бер кешегә туры килә торган уртача керем күләме төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Тагын бер шарты – гаилә үз төбәгендә кимендә биш ел яшәгән булырга тиеш.  Ә инде торак шартларын үзләре үк начарайткан, әйтик, мөлкәтен саткан, фатирына тагын кемнәрнедер теркәгән кешеләр  дәүләт ярдәменә өметләнә алмый.

Бик нык тузу сәбәпле, төзекләндереп булмый торган йортларда (авария хәлендә дип танылган торакта) яшәүчеләр дә дәүләт хисабына яңа фатир юнәтергә мөмкин.

Ләкин яңа торакка дәгъва кылучыларга, сабырлыкны җыеп, бераз чиратта торырга туры киләчәк. Ә инде чиратка басу өчен, гариза һәм кирәкле барлык документларны тапшырасы була. Гадәттә бу – гаилә әгъзаларының паспортлары, балаларның туу турында таныклыклары, никахлашу турында таныклык, гаиләне аз керемле дип тану турында, эш урыныннан белешмәләр, күпбалалы гаилә статусын раслаучы таныклык. Гариза һәм документларны Күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин.

Дәүләт фатир мәсьәләсен башка ысуллар белән дә хәл кылырга ярдәм итә. Халыкның билгеле бер категорияләренә исәпләнгән төрле программалар булдырылган. Шуларның берсе – «Яшь гаилә». Дөрес, бу очракта торакның бер өлешен сатып алырга туры киләчәк. Дәүләт мондый программа буенча яшь гаиләләргә (ир яки хатын 35 яшькә кадәр булырга тиеш) субсидия бирә. Балалы гаиләләргә исә ире яки хатыны Россия паспортына ия булмаган очракта да ярдәм ителә. Шулай ук ялгыз аналар (аталар) мондый мөмкинлектән файдалана ала. Дәүләт ярдәме күләменә килсәк, әле бәби алып кайтырга өлгермәүчеләргә – торак бәясенең 30 проценты, балалыларга – 35 проценты күләмендә.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, закон нигезендә, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары да торак алуга хокуклы. 2005 елга кадәр федераль чират гамәлдә булып килгән. 2005 елдан башлап, чиратны төбәкләрдә төзиләр. Моның өчен федераль бюджетта акча карала.

 

Валентина СЕМЕНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»