|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2024 Фаҗига
"Крокус Сити Холл"да булган депутат Айдар Метшин: Кайсы ишектән чыкканны да белмимТүбән Каманың элеккеге мэры, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин “Крокус Сити Холл”дагы хәлләрнең шаһиты була дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. «Мин шул залда идем. Әле концерт башланырга 15 минут бар иде. Залның өчтән бер өлеше тулган иде инде. Кинәт кенә халык кузгала башлады. Карасам, алар төп чыгу юлына йөгерә. Бераздан ату тавышлары ишетелде. Сәхнә ачылмаган иде әле. Паника башланды. Кешеләр чыгу юлын эзли башлады. Без урамга ниндидер ишектән чыктык. Бөтен кеше йөгерде. Бер-берләрен изеп бетерләр дип курыктым. Күңелгә бик авыр», — дигән ул. Шулай ук Татар-информ язуынча, Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында кичәге теракт вакытында һәлак булучылар саны 143 кә җитте. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Моңа кадәр 115 кеше үлүе турында билгеле иде.
Федераль иминлек хезмәте башлыгы 11 кешене тоткарлау турында Владимир Путинга хәбәр итте.
--- |
Иң күп укылган
|