поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
22.03.2024 Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 9 яшьлек бала 3 балконны яндырган

Кичә көндезге икеләр тирәсендә Чаллыда 3/05 йортта яшәүчеләрдән МЧСның диспетчерлык хезмәтенә янгын чыгу турында хәбәр кергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза. Коткаручылар килгәндә, подъезд инде төтенгә күмелгән булган.

Бишенче катта ике бүлмәле фатирның балконында ут чыгуы ачыкланган. Балконның такта белән тышланган эче тулысынча янган, шулай ук түшәменә зыян килгән.

Күршеләренә – югары катларда яшәүче ике фатир хуҗасына да балконнарын ремонтларга, түшәмнәрен яңартырга туры киләчәк. Янгынның башлангыч сәбәбе – баланың ут белән шаяруы. Янгын чыккан фатирда 9 яшьлек бала ялгызы гына калган. 36 яшьлек әнисе сырхауханәгә киткән, әтисе эштә булган. Малай, балконга чыгып, кабызгыч тапкан да шуның белән мамыклы таякчыкка ут төрткән. Баланы төтенгә күмелгән фатирдан әтисе чыгарган: малай, куркып, иң элек аңа шалтыраткан булган. Тагын 20 кеше фатирларыннан мөстәкыйль чыккан. Зыян күрүчеләр юк.

Фото: фрипик.ком
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы