|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2024 Шоу-бизнес
Зәринә Хәсәншина: «Төрле имеш-мимешләр, гайбәт йөрсә дә...»Озак тәвәккәлләдем, диде Зәринә Хәсәншина, тиздән Филармониядә булачак тәүге концерты хакында. Шулай гадәткә кергән инде, шатлыгы булса да, борчуы артып китсә дә, артист-язучы халкы яңалыгын журналистлар белән уртаклаша, матбугат конференциясе уздыра. 8 апрель көнне филармониядә тәүге концертын тамашачы хөкеменә тапшырырга җыенучы Зәринә дә җитди имтиханы алдыннан фатиханы каләм ияләреннән алырга булган. Һәм дулкынлануын яшереп тора алмыйча булачак тамашасы турында сөйләде. Зәринә - авыл кызы, Балык Бистәсе районынның Тәберде Чаллысында туган. Балалар бакчасыннан җырлаган, сәхнәдә үскән, тугызынчы сыйныфны тәмамлап Казан музыка көллиятендә, аннары Казан дәүләт консерваториясендә укыган кызның эстрадада үз урыны бар инде. Җиде ел ”Казан егетләре”төркемендә дә иҗат иткән әле ул. Алар белән күп кенә тыңлаучы күңеленә “Ак чәчәкләр” чәчкән.
Шул җырны җырлаган. Инде менә дистә елга якын вакыт эчендә алар матур гөлләмәләр булып концертта Зәринәнең үзенә рәхмәт хисләре булып кайтыр дип өметләнергә генә кала. Болай дип ышанып әйтеп була.” Билетлар сатылырмы икән?” - дип куркып кына башлаган эшләре хәерлегә охшап тора. Тамашачы төрле ярыш-конкурсларда җиңү яулаган бу моңлы – сөйкемле, тырыш кызның концертын карарга күптән әзер икән бит инде! Билетларның сатылып бетүе шуңа ишарә.
Репертуарында төрле халыкларның җырлары булса да, тамашачы алдындагы тәүге имтиханында Зәринә Хәсәншина бары тик ана телебез - татар телендә генә җырлаячак. Илназар белән дуэтлары да концертны бизәр, истә калырлык итәр, - ди концертның режиссеры Рафил Галимуллин .
- Әлеге дуэт турында социаль челтәрләрдә төрле имеш-мимеш, гайбәт йөрсә дә, безнең арада җыр гына! - диде Зәринә. Балачагының кайбер мизгелләре белән дә ихлас уртаклашты. Әнисенең таләпчән укытучы һәм үзенең әйбәт остазларга эләккәне өчен язмышына рәхмәтле булуын да яшермәде.
Уңышлар теләп, “Барырбыз, карарбыз язарбыз,” -дип саубуллаштык.
Йолдыз ШӘРӘПОВА |
Иң күп укылган
|