|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2024 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсен әзерлиГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсе узачак. «Тагын килде язлар…!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә 27 март көнне була. Концертта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм бик күп танылган артистлар катнашачак. Башлана 18:30 сәгатьтә. «Юбилей кичәсе дип атыйсым килми. Бу программага җырлар, хореографик һәм этнографик номерлар кертелгән югары дәрәҗәдә оештырылган концерт булыр дип уйлыйм. Аның режиссеры Айдар Фәйзрахманов, сценариен Фәрдия Сәфәргалиева эшләде. Алар кулы тигән кичә зур сәнгать әсәре була инде ул», диде Равил Фәйзуллин кичә турында. Кичәгә Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән кунаклар, шулай ук, язучының туган ягы – Балык Бистәсе районыннан да делегация көтелә, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|