|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2024 Фаҗига
Бер атна гына гаилә булып яшәп калганнар...
15 март иртәсендә Уфа районының М7 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган ир белән хатын яңа гына өйләнешкән пар булып чыккан – алар никахларын бер атна элек, 9 мартта теркәгәннәр. Яшь иргә 19-20 яшьләр тирәсе. Бу хакта мәрхүмнәрне белгән кешеләр сөйләгән. Исегезгә төшерәбез, авария «Тойота Королла» ның трактор белән бәрелешүе аркасында килеп чыккан. Иномарка юл читеннән чыгып очкан, яна башлаган. Андагы дүрт кеше дә ут эчендә һәлак була. Машина блокировкаланган, аны авария урынына килеп җиткән коткаручылар ача. Яшь ир белән хатынны чыгарырга өлгергәннәр, ләкин алар үлемгә китерүче тән җәрәхәтләре алып өлгергәннәр...
“ Тойота "да рульдә хатын-кыз булган. Аның шәхесен әлеге вакытта ачыклыйлар. Иномарка хуҗасы алгы утыргычта булган. Бу машина штрафлар буенча ЮХХДИ базасында тора.
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|