поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2024 Мәдәният

Лилия Мәхмүтова: «Әни авыруын безгә, ә без аңа сиздермәдек»

Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Исламия ханым авыруын яшерде. Ни өчен?
- Әнинең авыруы турында озак белмәдек. Табибка мөрәҗәгать иткәч кенә, дөресен белдек. Без әни авырый башлагач та яныннан китмәдек. Әлбәттә, Рузия апа һәм әнинең дуслары Гөлфия апа белән Роза апа да янәшәдә булды. Берсендә безне Рәшит Заһидуллин хастаханә янында күреп алды да: “Исламия апа, сез матураеп, ябыгып киткәнсез әле”, - диде. Әни югалып калмады: “Сүнгән йолдызлар”да массовкада уйнаучы яшь кызлар бала табарга әзерләнә бит, шулар урынына керәм әле”, - дип шаяртты. Әни авыруын безгә, ә без аңа сиздермәдек. Шулай да, бездә яхшы кешеләр күп бит: “Исламия апа, сез хастаханәдә нишләп йөрисез?” - дип кызганган тавыш белән сорау алучылар булды. Ләкин Исламия Мәхмүтова - мәңге үзгәрмәс оптимист иде. Аны тау кәҗәсе белән чагыштырып та була. Ул юл булмаган җирдән дә сукмак салып чыкты. Әйдәп баручы, тырыш, көчле шәхес иде. 

- Әниегезнең соңгы мизгелләрендә янында булдыгызмы?
- Әни туган көнендә аңында түгел иде инде. Котларга килгәннәр дә, аны ятып кына тора дип уйладылар. Ә әни бүтән уянмады... Әни бакыйлыкка күчкәндә, без аның янында идек. 2019 ел, чыннан да, бик авыр булды. Театрга репетицияләргә йөгерәм, аннан әни янына керәм, аны хастаханәгә йөртәбез, кич белән сәхнәгә дә чыгасы бар. Барысына җитешергә кирәк, башларым түзсен генә дип теләп йөрдем. Әни үлгәч, иртән үлем турында таныклык алырга бардык. Әнинең фатирына кердем, өстәлгә шул кәгазьне куйдым да ачы тавыш белән кычкырып җибәрдем. Беркайчан алай иткәнем булмады, бу тавыш үзеннән-үзе эчтән чыкты. Елый башладым. Мине тынычландыра да, туктата да алмадылар. Кан басымы 220гә 60 иде... Нашатырь спиртын иснәтәләр, ә мин ис сизмим. Шул минутларда әни артыннан мин дә китәрмен дип уйладым. Тән бөтенләй җебеп төште, үземне каядыр очып киткән кебек хис иттем. Шул вакытта Ләйсән: “Әни, апаны миңа калдыр инде. Алып китмә үзең белән, зинһар өчен”, - дип елап сораганын ишетеп калдым. Ашыгыч ярдәм чакырталар, алары да килми бит. Ләйсән тагын бер тапкыр шалтыраткач, табиблар килеп җитте. Кан басымын үлчәгәч, әле исән булуыма шаккаттылар. Рәттән берничә укол ясадылар. Шуннан соң гына бераз хәл керә башлады. Әнине соңгы юлга озатырга, театрга көч-хәл белән кереп җиттем. Бу халәтемне сүзләр белән аңлатып бетерерлек түгел. 

- Театрда яңа рольләрсез торган чорыгыз да булды. Төшенкелеккә бирелмәдегезме?
- Театрга 24 яшемдә, картайгач кына килдем бит (көлә). Ул яшькә артист халыкта танылырга җитешә инде. Һәр премьерада уйнамасам да, эшсез утырмадым, шөкер. Мин уйнаган спектакльләр белән гастрольләргә бик күп йөрдек. Төшенкелеккә бирелмәдем, чөнки игътибарымны күбрәк балама юнәлттем. Улымны түгәрәкләргә йөрттем, бергә күбрәк вакыт үткәрдек. Шул елларны, бәлкем, тагын бер бала табасы калгандыр, дигән фикердә хәзер. Хәер, булганына шөкер итеп, рәхмәт әйтеп яшәргә кирәктер. 

- Тормыш иптәшегез белән көллияттә танышкансыз икән. Мөнәсәбәтләрегез дуслыктан гаилә коруга кадәр кайчан үсеп чыкты?
- Театр көллиятенә укырга килгәч, Ренат белән бик тиз дуслаштык. Ул курайда, мин фортепианода уйнадым. Безне музыка берләштерде. Көллияттә Ренат “3”ле, “4”легә укый иде. Формулалар белән мисаллар чишергә өйрәнгән кеше буларак, театр көллиятендә “3”легә уку бик сәер тоелды. Без аралаша башлагач, Ренатның билгеләре дә яхшы якка үзгәрде. Ул һәрвакыт сүзләремә колак салды. Ренатның “Яратам! Бетте-китте” спектаклендә шундый сүзләре бар: “Ярату нәрсә ул? Бер-береңә карап яшәү диләр. Дөрес түгел! Ярату - бер нияттә булып, икең бер якка карау”. Бу сүзләр безнең мөнәсәбәтләрне тасвирлап бирәдер.

- Ренат әфәндене сәхнәдәге рольләре буенча беләбез. Ә тормышта нинди ул?
- Ир-ат буларак ул мине һәрьяклап канәгатьләндерә. Ренатның куллары алтын! Ул һәр эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкара. Мин үзем дә чисталыкны, төгәллекне бик яратам. Улыбызны да Ренат ир-ат эшен башкарырга өйрәтте. Ир - баш, хатын - муен дигән сүзләр безнең гаиләгә туры киләдер. Гаилә тормышында хатын-кыз акыллы, бераз хәйләкәр дә булырга тиеш. Иң мөһиме - ир-ат белән ярышмагыз, аны кимсетмәгез.

– Тормыш иптәшегез белән бүләкләр бирешәсезме? Мөнәсәбәтләрдә романтика сакланамы?
– Элек бер-беребезгә еш кына бүләкләр ясый идек. 33 ел бергә гомер иткәч, хәзер романтика арткы планга күчте инде. Бер-беребезгә хөрмәт артты, ирем –  минем таянычым. Бүләкләр мәсьәләсен бик тиз хәл итәбез. Бәйрәмнәр вакытында: “Әтисе сиңа нинди бүләк кирәк?” – дип белешеп, бүләкне бергә сайлыйбыз. Ренат исә, беркайчан минем теләкләремне чикләмәде. Хәзер күбрәк гаиләгә кирәкле әйберләр алырга тырышабыз. Без урысча әйтмешли “практичный” кешеләр.

– Улыгыз Ришат нәрсә белән шөгыльләнә?
– Ришат Росгвардия сафларында хезмәт итә. Ул белеме буенча программист. Улымның сәләтләре күп: тавышы да матур, музыка мәктәбен дә кызыл дипломга тәмамлады, телләрне дә бик яхшы белә. Эшеннән буш вакытында япон мультфильмнарын тавышландыру белән шөгыльләнә. Бу аның иҗади ял итү ысулы. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»