поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2024 Шоу-бизнес

Илнар Сәйфиев сәхнәдән китү турында: «Авыр булды, үкендем…»

Аның «Талбишек» җырын ишетмәгән, белмәгән татар юктыр. Алты-җиде ел буе югалып торган Илнар Сәйфиев – тамашачысын, ә тамашачысы Илнарны бик сагынган. Җырчы сәхнәдән китүенә үкенәме? Ә кайтырга нәрсә этәргән?

– Соңгы концертыгыз 2017 елда булган. Шуннан соң сез кинәт кенә юкка чыктыгыз. Бу еллар эчендә тормышыгыз ничек үзгәрде?

– 2017 елда игезәкләребез туды. Сәхнәдән югалып торуымның сәбәбе –балаларымның үскәнен күрәсе килү. Хатыныма да үзенә генә бик авыр иде, аңа ярдәм иттем. Озак көтеп алынган сабыйларыбыз ул. Ул чакта игезәкләр туасын белгәч, күңел тулды. Нинди сөенеч, шатлык бит! Берсе кыз, берсе малай булуын белгәч, бигрәк тә шатландым. Олысы да кыз булгач, малай көткән идем.

– Өч бала әтисе булу авырмы?

– Авырлык түгел, җаваплылык ул. Күпбалалы гаиләләр аңлар мине: алар шау-гөр килеп торган чакта, булган авырлыклар онытыла кебек. – Сез үзегез бик яшьли әтисез калгансыз. Балаларыгызның үскәнен күреп калырга тырышу шуңа да бәйле түгелме икән? – Анысы да бардыр. Әти назы, әти кочагы, әти кулы бик кирәк балага. Миңа – 12, энем Ленарга 8 яшь булган вакытта әтисез калдык. Иң кирәк чагында китеп барды ул… Хәер, әти гел кирәк инде ул! Мин әле әтине яхшы хәтерлим. Аның каешы да, киңәше дә эләкте миңа. 7–8 яшемдә аның белән балта тотарга, эштән курыкмаска өйрәндем.

– Әниегез авылдамы?

– Әни энем белән Казанда яши. Аллага шөкер, исән-сау. Әти үлгәннән соң аның урынына мин калдым. Әни һәм энем минем өстә иде, дисәм, арттыру булмас. Җәйләрем ындыр табагында, себерке җыюда, ремонтта – авылда нинди эш бар, шунда уза иде.

– Сәхнәгә нәрсә кайтарды?

– Мине күргән, таныган кешеләр һәрвакыт: «Илнар, нигә җырламыйсыз? Сезнең сөйкемле сөягегез бар, тавышыгыз матур!» – дия килде. Болай да янган йөрәккә ут өстәп. Дөресен генә әйткәндә, урыным сәхнәдә булуын белә идем мин. Бу еллар дәвамында алкышларны, тамашачымны бик сагындым. Сәхнәдә җырлау миңа көч бирә иде.

– Популяр чакта сәхнәдән китү авыр булгандыр. Үкенмәдегезме?

– Үкендем. Бик авыр булды. Үземне эчтән ашадым.

– Эстрадада ниләр үзгәргән соң?

– Санап бетереп булыр микән аны? Җырларның яңгырашыннан алып, сәхнә бизәлешенә кадәр бөтен нәрсә үзгәргән. Иң күзгә ташланганы – бәяләр шактый күтәрелгән. Җырлар яздырам, артист булам дисәң, керемең дә шактый яхшы булырга тиеш. Эстрада кыйммәтләнгән. Миңа: «Илнар, син сәхнәгә бик вакытлы кайтасың», – диләр. Халыкта элеккене сагыну хисе көчле хәзер. Соңгы арада мин берничә җырымны яңартып чыгардым. «Без бит бу җыр белән үстек», «Бу җырны яттан беләбез», «Балачакка кайткан кебек булдым» ише сүзләрне еш ишетәм. Элеккеге хитлар да, яңа җырларым да апрельдә узачак концертымда зур сәхнәдән яңгыраячак.

– Ә эстрададагы мөнәсәбәтләр үзгәргәнме? Әйтик, элек җырчылар арасында дуслык бар идеме, хәзер бармы ул?

– Үзгәргән. Көнчелек, бер-береңне хәтта күралмау арткан. Көндәшлек башка форма алган дип әйтимме соң. Ә дуслыкка килгәндә, шәхсән мин элек барысы белән дә дус идем. Хәзер бик сирәкләр белән аралашам. Элек җыр чыккан саен шалтыратып, синең өчен сөенүче бар иде. «Эстрадада гына түгел бу хәл. Кешелек, дөнья үзгәрде. Элек бердәмлек көчлерәк иде».

– Сездәге үзгәрешләр турында да әйтми булмас. Сәхнәгә тышкы яктан үзгәреп, ябыгып кайттыгыз. Бу махсус эшләндеме?

– Беренче чиратта, үзем һәм сәламәтлегем өчен. Өч баламны, алар алдында җаваплы булуымны уйладым. Үзем дә әтисез калгач, уйландыра икән ул. Яшисе килә! Аннан соң, мин шактый гына элеккеге чыгышларымны карадым. Тышкы кыяфәтемнән канәгать буласым, сәхнәгә яңарып кайтасым килде.

– Сезне нинди җыр аша беләләр?

– «Талбишек», билгеле. Ул – халкыбызның йөзек кашы, тарихыбыз, һәркайсыбызның башлангычы. Кызганыч, хәзер бишекләребезне коляскалар алыштырды. Ә бит ул – төрки халыкларны берләштерүче әйбер. Кайсын гына алма, өй түрләрендә бишек эленеп торган.

– «Талбишек» – Роберт абый Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җыр. Репертуарыгызда аның шактый җырлары бар дип беләм.

– Әйе, җырларымның 70–80 проценты Роберт абый сүзләренә язылган. Иҗатымның башлангыч чорыннан ук аралашып, дус булып яшәдек. Ул мине Илнар Сәйфиев булганчы ук белә иде. Бу турыда моңарчы сөйләгәнем булмады. Шулай бервакыт без үскән Тукай районының Биклән авылына Роберт Миңнуллин килде. Аның «Энекәш кирәк миңа» китабын яттан диярлек белгән чагым иде ул. Укытучы, актлар залында узачак очрашуда җырларга кирәк, диюгә, иң беренче кулымны мин күтәрдем һәм Роберт абый алдында җырладым. Аның, җилкәмнән сөеп: «Энекәш, киләчәктә зур үрләргә ирешәсең әле син», – дигән сүзләрен мәңге онытмам. Ул да мине онытмаган. Җырлый башлаган чорымда, «Талбишек»не яздырып йөргәндә, очрашкач, «Хәтерем ялгышмаса, минем сине Тукай районының Биклән авылында күргәнем бар бит», – диде ул. Роберт абый белән соңгы көннәренә кадәр аралашып торуым белән бәхетле мин.

– Их, бүген шундый авторлар җитми, дигән уйлар килмиме?

– Роберт абый кебек кеше юк, һәм булмас та инде ул. Чыннан да, сәләтле, өметле авторлар аз хәзер.

– Биклән авылында сез төзекләндергән чишмә барлыгын беләм. Бу турыда да сөйләгез әле.

– Тормыш иптәшем һәм игезәкләребезнең тормышына куркыныч янаган чакта, исән-сау калсалар, берәр изгелек эшләр идем, дигән нәзерем бар иде. Шөкер, теләкләребезне, кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә ишетте. Ә мин исә үзем үскән Биклән авылындагы чишмәне төзекләндерергә булдым. Заманында аны әти карап торган. Ул чакта юлыма гел яхшы кешеләр очрап торды: без аны дусларым белән җиңел генә, тиз генә ясап та куйдык һәм 2017 елда ачтык та. Бүген дә ул чишмәне карап торам, биш еллыгына, зурлап, Сабан туе уздырдык. Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәр уздырырга язсын.

– Ә туган ягыгыз – Апас районының Югары Биябаш авылында төп нигезегез торамы?

– Әйе. Анда да кайтырга тырышам. Соңгы ике елны атна саен диярлек Биябашта идем. Дустым белән, зурдан кубып, әмма беркемгә әйтми генә авылдагы мәчетне төзекләндердек. Шөкер, нигезеннән алып, манарасына кадәр яңарттык. Бик күп кеше ярдәм итте, кадак бирсәләр дә, сөендек инде.

– Һәм, ахырдан, сезнең өчен бүген тормышта иң мөһиме нәрсә?

– Сәламәтлек. Бар нәрсә дә бар заманда яшибез. Ләкин саулык булмаса, берсе дә кирәк түгел.  

 
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»