|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2024 Җәмгыять
Алабугада «Кеше приюты»ның тагын ике яңа павильоны ачылдыАлабугада шәһәренең 4нче микрорайонда һәм Алабуганың иске өлешендә ике яңа «Кеше приюты» павильоны эшли башлады. Бу хәйрия проекты төрле кешеләрне берләштерә: мөмкинлекләре булган кешеләр иганәче ролендә чыгыш ясый, шәһәрнең гади халкы азык-төлек белән ярдәм итә, ә мохтаҗлар кайнар ризык ала. Ачылу тантанасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфия Акберова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, проект җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук төрле дини җәмгыять вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Биредә яшәүче халык павильоннар ачылуга шатлыгын белдерде һәм эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Яңа павильоннарны кую урыны халык арасында сораштыру нәтиҗәләре нигезендә сайланган. Искәртеп узабыз, Рамазан ае вакытында кайнар ризык 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр таратылачак, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|