|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2024 Матбугат
Илсур Мортаза Зимфира Гыйлметдинова турында: "Район бирергә кирәк сиңа, дип әйтә иде Туфан ага"Илсур Мортаза яза: “Кеше китә, эзе кала!” Бу сүзләр безнең якын дустыбыз Зимфира Гыйлметдиновага бик тә туры килә. Аның безнең арадан китүенә өченче ел. Бүген аңа 57 яшь тулган булыр иде.
Нәкъ бүген матур итеп төшемә кергән әле. Йөзендә һәрвакыттагыча ягымлы елмаю. Янәсе бергәләп ниндидер белдерү әзерлибез.
Чынлап та аның туган көнен искә алып язырга теләгем булганлыктан: “Онытып җибәрмә инде!” – дип искә төшерә булса кирәк. Әйе, безнең аның белән тормышка ашырылмаган иҗади проектларыбыз да калды. Зимфира бит ул күп кырлы талант иясе. Ә аның иң зур таланты, ярата белү, ягымлылыгы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә белү иде. Ул дөрес итеп киңәш тә бирә, үзен бик үк дөрес тотмаган кешене урынына да утырта белә иде!
Туфан ага аңа юкка гына: “Район бирергә кирәк сиңа Зимфира!” – дип әйтмәгән инде. Ул кешеләрне гамәлгә җәлеп итә белә иде. Ә кешеләрне нинди дә булса гамәлгә җәлеп итер өчен аларны үзләренең үзләренә ышануны тудырырга кирәк. Аның нәкъ шушы кешегә туры килә торган махсус сүзләре табыла иде.
Журналистикада да аның үз каләме бар. Аның кебек күңелләргә барып җитәрлек итеп сирәк кеше яза белә. Җырлый башласа, үзәкләрнең нечкә кылларын тибрәндерә...
Ул булган җирдә һәрвакыт күңеллелек хөкем сөрә иде. Шуңа да без, якыннары, дуслары аны матур итеп искә алабыз да инде. Ул гүя безнең арада. Менә әле генә чыккан иде, озакламый керер кебек! Без яшәгәндә ул да безнең белән яшәячәк!
--- |
Иң күп укылган
|