|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2024 Киңәш-табыш
"Мәҗлескә ашар өчен бармыйбыз"
Бер абзыйдан: “Сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз?” — дип сорадым. “Әбиегез бәлеш ясаудан курка”, — дип җавап кайтарды. Кайчак ашларны ни өчен үткәргәнебезне, анда нинди максат белән җыелганны да онытабыз. Гадәттә, корбан ашына якыннарны шул корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит. Ә безнең халык әллә ничә төрле ит, балык, салат әзерли. Ит чыкканчы инде кешенең тамагы туя. Корбан итеннән авыз итми дә кала, ул кирәксезгә әйләнгән кебек була. Арабызда шундый кешеләр дә бар. Ризык әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашын үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Ризыкны зурдан купмыйча, җитәрлек итеп кенә әзерләп тә мәҗлес уздырырга була. 1993 елда хаҗда чакта бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң алар кунакка җыела, өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье куялар, шунда чәй белән кофе тора. Чәй яки кофе эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без, берәрсе килсә, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз. Аннары кунакны кыстап ашатабыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, савыт-саба юасы бар, дип ах-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгән инде, дия башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар. Шулай ук хәзер тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог кисәге салып, һәркемнең алдына куялар да, ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә торган гадәт керттеләр. Мин моңа каршы. Ризыкны үзең белән алып китеп, хуҗаларга авырлык китерәсең, ашка килдең, ашадың һәм киттең — бетте. Мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен бармыйбыз.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ вәгазеннән.
--- |
Иң күп укылган
|