|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2024 Фаҗига
Ир белән хатын һәм аларның нәни улы коточкыч янгында һәлак булганКоткаручылар җимерекләр арасында аларның мәетләрен тапкан. Яңа Мәскәүдә (элекке Мәскәү өлкәсе, хәзер башкалага кушылган) шәхси агач йортта коточкыч янгын булган. Бу хакта “РИА Новости” төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Новофедоровское җирлегендә ике катлы агач йортта янгын чыккан. Ут 100 кв.м. чамасы мәйданга таралган. Нәтиҗәдә бинаның түшәмнәре һәм стеналары җимерелгән. Коткаручылар утны сүндергән. Алар җимереклекләр арасында өч кешенең мәетен тапкан. Фаҗигадә тулы бер гаилә – ир белән хатын һәм аларның алты яшьлек улы һәлак булган. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|