|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2024 Фаҗига
Саклану министрлыгы Ил-76 самолеты авиаһәлакәткә очравын раслады (ВИДЕО)ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Саклану министрлыгында Иваново өлкәсендә Ил-76 самолетының һәлакәткә юлыгуын расладылар. Билгеләп үтелгәнчә, самолет планлы очыш башкару өчен күккә күтәрелгән вакытта һәлакәткә юлыккан – очкычның бер двигателенә ут капкан. Иваново аэродромына Россия Һава-космик көчләренең Баш командованиесе комиссиясе юл тоткан. Әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә. Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, транспорт самолеты зират янында һәлакәткә юлыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, «Северный» аэродромыннан күккә күтәрелгәндә Ил-76 самолетының двигателенә ут капкан. Бер әйләнеш ясагач, экипаж полосага кабат төшәргә тырышып караган, әмма бу омтылышлары уңышсыз тәмамланган. Самолетта 12 кеше булган дигән мәгълүмат бар, аларның җидесе – экипаж әгъзалары, бишесе – пассажир. Аларның язмышы әлегә билгеле түгел, дип яза «Татар-информ».
Фото социаль челтәрләрдән алынды
--- |
Иң күп укылган
|