|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2024 Криминал
Яңа туган баласын үтергән хатынны суд көтәУфаның Октябрь районы прокуратурасы 39 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Уфада яшәүче хатын “ананың яңа туган баланы үтерүе” маддәсе буенча җинаятьтә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның декабрендә көндез ике балигъ булмаган баласы булган хатын өйдә ир бала тудырган һәм аннан котылырга карар иткән. Ул тере баланы япмага төреп, полимер пакетка салып, Сипайлово микрорайонындагы күпкатлы йортның подъездындагы келәт бүлмәсендә яшерә.
"Биш көннән соң хатын үзен бик начар хис иткән. Аны дәваханәгә алып китәләр... Менә шунда аның бала тапканы ачыклана да инде. Хатын бала үле туды дип белдерә, әмма суд-медицина экспертизасы аның версиясен кире кага – бала исән туган дигән нәтиҗәгә килә. Дәлилләрне күрсәткәч, ханым гаепле булуын таныды”, - дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Җинаять эше Октябрь район судына җибәрелгән.
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|