|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2024 Шоу-бизнес
Андыйларны “коммунист” диләр - татар эстрадасы йолдызлары әниләре турында сөйли (ФОТО)Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае – март та килеп җитте. Язның иң күркәм бәйрәме – 8 март уңаеннан сез яраткан артистлар белән хәбәргә чыктык. Гүзәл затлардан әниләре һәм аларның үзенчәлекле һөнәрләре турында сораштык. Гүзәл Идрисова:
– Әнием бик оста биюче булган. Кечкенәдән театр көллиятенә укырга кереп, актриса булырга хыялланган. Ләкин язмаган иде. Хәзер дә әни мәҗлесләрдә иң матур биючебез, түгәрәктән бер дә чыкмый. Әни Илһам Шакировның авылдашы да бит әле. Әни дә, әти дә лаеклы ялда булса да, сәхнәдән китмиләр. Үзешчәннәр театрында чыгыш ясыйлар, әни яшьлек хыялларын чынга ашыра дисәң дә була. Әни белән холыкларыбыз хәзер аеруча нык охшый башлады. Әҗәткә алмау, чисталык, пөхтәлеккә әни кечкенәдән өйрәтте. Без икебез дә көнебезне планлаштырабыз. Улларымада шуны өйрәтәм.
Гөлназ Сәфәрова:
– Мин буш вакытымда бәйләргә яратам. Ә әнием – шәп психолог. Ул бик матур итеп сөйли, кешегә фикерне үтемле, төгәл итеп җиткерә ала. Тормышымда иң авыр минутларда да әни ярдәм итте. Ул миңа стимул бирә, рухландырып тора. Әни бар кешене дә ышандыра ала. Әни белән икебез дә холериклар. Бер мизгелдә кызып китеп, бик тиз суынабыз. Тормышымның 90% әни белән үтте. Миннән Гөлназ Сәфәрова ясаган кеше дә – әнием. Аны үземнең продюсерым дип тә әйтәм әле. Бөтен бәйгеләргә алып барды, интервьюларымны анализлады, кирәк вакытта тәнкыйть тә әйтте. Ул мине зәвыклы киенергә өйрәтте. Кибетләр юк иде әле, базарга килгәч, әни: “Гөлназ сиңа иң яхшысын алабыз”, – дип әйтә иде. Бик кыйммәт булса да, сыйфатлы кием алдык. Бөтен акчаларын безне тәрбияләүгә, кеше итү өчен тотканнар. Хәзер инде әни белән кибеткә килгәч, үзем әнигә сыйфатлы, матур, кием алып бирәм. Әти-әнигә бик рәхмәтләмен, аларның игелекләрен көзге сыман кайтарырга тырышам.
Гөлназ Шәрипҗанова:
– Әнинең төп принцибы – балаларым миннән яхшырак булсын. Бу сүзләр әбидән чыкканмы икән. Әбием гап-гади маляр иде, ә аның кызы – Светлана Сабирова. Азнакайдан Казанга күченеп килеп, зур сәхнәдә чыгыш ясаган. Мин дә үз тырышлыгым белән сәхнәгә килдем. Әни безгә балалар тәрбияләргә бик булыша. Мин аңа бик охшаган, тик кайвакыт әнине өйрәткән чаклар да була. Ул бер тормышта яшәгән, мин бөтенләй үзгә язмыш. Шулай да безнең мөнәсәбәтләр кечкенәдән бик якын булды. Балалар бакчасыннан кайтканда әнинең банан сатып алгыны аеруча хәтердә калган. Без үскәндә баллы тәм-томнар барыбер күп түгел иде. “Нишләп әни көн саен банан сатып алмый икән”, – дип хыяллана идем. Ә әни банан ашамый иде: “Ничек инде банан яратмаска мөмкин”, – дип әйткәнем булды. Кичләрен әнинең эшенә барган вакытлар да аеруча кадерле. Мәдәният йортына барганыбызга шундый шатлана идем. Әни оркестрда уйный, ә мин – аның янында.
Гүзәлем:
– Әни гомер буе татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытты. Хәзер ул лаеклы ялда инде. Әни миңа һәрвакыт үрнәк булды. Өйне чисталыкта тотарга да, бакча эшләренә дә ул өйрәтте. Әнинең сабырлыгы, оптимистик рухы миңа да күчкән. Холыкларыбыз бик охшаган. Азнакайга ярминкәләр килгәч, әнине шунда алып барып, иң затлы күлмәк, чалбар сайлаганым хәтеремдә. Хәзер дә кибетләргә йөрергә яратабыз. Зәвык, тәртип, пөхтәлеккә – әнием өйрәтте.
Зәмирә Рәҗәпова:
– Әнинең тавышы бик матур, китап укырга ярата. Әни үтә дөрес кеше, андыйларны “коммунист” диләр бит. Үзен “Микулай” заманыннан калган кеше ди, гаделлекне ярата. Әни белән икебезнең дә холкында кырыслык та бар. Шулай да нечкә күңелле затлар без. Элек этебез бар иде, әни аның сурәтен күргәч тә елый. Әни беркем белән дә ызгышып, талашып, эшәкелек эшләп йөрмәде, әмма авылда аның усал дигән даны бар. Минем холкым нәкъ әнинеке инде. Әни белән иң якты хәтирәм: Чаллыга кунакка баруым. Газировка автоматыннан су алып эчү, туңдырма ашау, беренче тапкыр трамвайга утыруым истә калган.
Зөлфия Шәкирова:
– Әни тумышы белән Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан. Ул бик сабыр һәм шул ук вакытта шаян, дәртле кеше иде. Җәвит белән икәү очрашсалар, барыбызны көлдертәләр иде. Ирем әни сөйләгән мәзәкләрнең берничәсен сәхнәгә дә алып чыкты. Әни сәүдә өлкәсендә эшләде. Аның сөякләрне дөресләп утырту сәләте дә бар иде. Көндезме, төнләме, әни беркемне дә борып җибәрмәде. Йортыбызның ишекләре һәрвакыт ачык булды. Күзгә чүп керсә дә, авылдашлар безгә килде. Әни теле белән чүп ала иде. Әниемә охшаган якларым бик күп. Безне авызыгызда кан булса да, төкермәгез дип үстерде. Әни эш сөяргә, сабыр, чиста булырга өйрәтте. Әнине белән бер кызыклы хәл искә төште. Аны Казанга алып килеп, кунак итә идек. Җәлилдә концертка бергә кузгалдык. Әнигә тамашаны залдан карарга тәкъдим иткән идем, ризалашмады. Сәхнә артында гына утырып концерт карады. Аякларына кара ялтырап торган гәлүш кигән иде. Сәхнәгә чыктым да, тамашачыларага: “Сәхнә артында беләсезме кем утыра? Минем әнием, Җәвитнең мировой тещасы”, – дидем. Әнине сәхнәгә чакырдык. Ялындырды инде, шулай да сәхнәгә чыкты. Концерттан соң, Актанышка юл тоттык. Яз көне иде, елгада су күтәрелә. Ык елгасына килеп җиттек, күпер күренми. Җәвит машинадан чыкты. Шул вакытта әни бик курыккан иде: “Чыкма, кызым, чыкма. Әйдәгез урап үтик, башка юл юк мени? Минем яшисем килә әле”, – ди. Әни ул чакта 80гә җиткән иде инде. Бик курыкты, сабый балалар кебек. Әни шундый чая хатын-кыз иде.
Лилия Муллагалиева:
– Әни бик сабыр, ярдәмчел һәм төгәл кеше. Гомер буе почтада хезмәт итте. Ул безне әйткән сүзебездә торырга өйрәтте. Гаиләдә төпчек бала булгач, әнидән аерылып укырга китү авыр булды. Бик сагына идем аны. Хәзер инд телефоннар бар, шалтыратып хәл белешү өчен мөмкинлек күп. Социаль челтәргә куйган сурәтләрем дә, әни кайда йөргәнемне, нәрсә эшләгәнемне белеп торсын өчен. Бигрәк тә “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруын әзерләгәндә геройлар әниләре турында сөйли. Шул вакытта мин дә үз гаиләм, әти-әнине искә алып утырам. Әти дә әни дә исән-сау Аллаһка шөкер! Аларга Ходай озын гомер бирсен. Ата-ана исән чакта, һәрберебез бала әле. Һәр адәмгә әти-әнисен соңгы юлга озатасы, бу хәлдән качып калып булмый, билгеле. Миңа ул сынауны күрәсе бар әле, сөйләшүләр вакытында әлеге тема еш күтәрелә. Шулай да, әти-әни үлемен кичектерәсе килә. Аларның исән чакта кадерен белеп калыйк. Бәйрәм көнне туган якка кайтып әнине котлыйбыз, Аллаһ Бирса.
Айгөл Бариева:
– Әни балалар бакчасында музыка укытучысы булып эшләде. Бик сабыр, гаилә җанлы кеше иде. Гомерен безгә багышлады. Ул бик чибәр, искиткеч матур җырлый иде. Аны хәтта Мәскәүгә укырга чакырган булганнар, әби генә җибәрмәгән. Балачакта барлык киемнәремне әни үзе тегеп кидертте. Әни туй күлмәгенең дизайнын да үзе уйлап табып, үзе теккән. Әнием мине һәрьяклап үстерергә тырышты: театрларда, төрле мәдәни чараларда даими кунак идек. Бик рәхмәтлемен мин аңа!
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|