поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
05.03.2024 Дин

Ураза кайчан башлана? Нәрсәне истә тотарга кирәк?

2024 елгы Раамазан ае 10 март көнне кояш баегач башлана. Ястү намазыннан соң беренче тәравих укыла. 11 мартта таң атканчы сәхәр ашала – уразаның беренче көне.

8 апрельда соңгы тәравих укыла.
 
9 апрельда соңгы көн ураза тотыла.
 
11 апрель – ураза Гаете көне.
 
ФАРЫЗ, СӨННӘТ ҺӘМ МӨСТӘХӘБ
 
Ураза гыйбадәтенең өч фарызы – һичшиксез үтәлергә тиешле шарты бар.
 
Ният кылу.
Ашау-эчүдән тыелу.
Якынлык кылудан тыелу.
Таң атканчы сәхәр ашап ният кылу – мөстәхәб, ягъни саваплы гамәл. Әмма өйләгә чаклы бер сәгать чамасы калганга кадәр кылынса да ярый. Ниятне күңел белән кылу да җитә, ягъни мин иртәгә ураза тотачакмын дигән уйны беркетеп кую. Тел белән әйтү исә аны дога белән ныгыту була.
 
Кояш баегач хөрмә җимеше һәм су белән ифтар кылына – авыз ачыла. Бу да мөстәхәб гамәл.
 
Ураза вакытындагы сөннәт гамәлләр түбәндәгечә.
 
Төнлә торып, таң атканчы сәхәр ашау.
Нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыю өчен ният кылу.
Мөмкин кадәр күбрәк Коръән уку, зикер-тәсбихлар, салаватлар әйтү, гыйлем алу...
Кояш баегач, ахшам намазына керешкәнче авыз ачу.
Мәкруһ, ягъни гөнаһлы итүче гамәлләр түбәндәгечә.
 
Файдасыз сүзләр сөйләү.
Әдәпсез сүзләр сөйләү.
Мунчага кереп озак утыру. Аягүрә басып тирләп чыгарга мөмкин.
Суга чумып коену.
Берәр азыкны татып карау.
Авыздан үбү.
Ифтар кылмыйча ике көн ураза тоту.
Нинди дә булса гөнаһлы эш эшләү.
Авыруыңның көчәячәген белеп ураза тоту.
Уразаны өч төрле эш боза
 
Борчак чаклы гына булса да азык яисә дару йоту.
Бер тамчы булса да су йоту.
Якынлык кылу.
Нәрсә ул кәффәрат?
 
Ислам динендә кәффәрат дигән төшенчә бар. Ягъни, әгәр мөселман бу гөнаһлы эшкә ахирәттә җәзага тарымас өчен бу дөньяда аны башкарып җәзадан котыла. Икенче төрле әйткәндә, бу гөнаһ өчен түләү була.
 
Рамазан аенда бер мөселман исән-сау була торып, бер көнгә фарыз уразасын калдырса, яисә ниятләгәннән соң аны бозса, шул көн өчен башка вакытта туктаусыз 60 көн ураза тотып түли.
 
Ният ничек кылына?
 
Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәллләм әйтеп калдырган хәдисләрнең аеруча әһәмияткә ия булганы: “Хакыйкатьтә, гамәлләр нияткә карата исәпләнә.  Мөэмин кешенең нияте кылган гамәленнән дә хәерлерәк икәнен аңлаткан Аллаһ Илчесе (с.г.с.) нинди дә булса эшне эшләргә чын күңелдән теләп аны йөрәккә урнаштыру ният дип атала.
 
Шул ниятне тел белән әйтү исә, бу гамәлне дога белән ныгыту элек-электән киң таралган. Шунлыктан, мәсәлән, берәр кеше иртә белән сәхәр ашаганнан соң догасын кылырга онытса, “Мин ният кылмадым бит, оныттым”, - дип борчыла башлый. Әмма, чынлыкта исә күңелдән кылынганы җитә. Әгәр инде дога укылса, бу мөстәхәб гамәл була, моның өчен дә саваплар языла. Бу бөтен гыйбадәтләргә дә кагыла.
 
Рамазан аенда бер ай буена ураза тотарга чын күңелебездән ниятләп куябыз. Шул ук вакытта кичен  авыз ачканда иртәгәсе көнгә торып сәхәр ашау һәм ураза тоту ниятен күңелебездән яңартып куябыз.
 
Мөселман кешенең намаз, зәкят, ураза һәм кече хаҗ кебек фарыз гамәлләре генә түгел, дөнья эшләре дә, Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен дигән ният белән кылынса, саваптан китә. Мәсәлән, укытучы балаларга дәрес бирә, табиб авыруларны дәвалый, сатучы әйбер сата, эшче заводка бара... Иман әһеленең һәр эше, һәр хәрәкәте гамәл дәфтәренә изгелек булып өстәлә. Хәтта ризык ашавы да, төнлә белән йоклавы да. Әмма моның өчен ул эшләрнең һәммәсенә йөрәккә Раббыбызның ризалыгы өчен дигән ниятне беркетеп, ахирәттә савапларга ирешүне теләргә кирәк.
 
Нәрсә дә булса эшләргә ният кылгач, шундый доганы кылып куярга мөмкин.
 
БисмилләәһирРахмәәнир-Рахиим.
 
ӘлхәмдүЛилләәһи Раббиль-гәәләмиин. Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ. Салләллааһу гәләйһи үә сәлләм.
 
Йәә Рабби! Синең ризалыгың өчен эшкә барам, ризык әзерлим, Коръән укыйм. Миңа бу эшне җиңеләйт, ахирәттә әҗер-савапларын насыйп әйлә. Әәмиин. ӘлхәмдүЛилләәһи Раббиль-гәәләмиин. Әллааһүммә салли үә сәллим гәләә сәййидинәә Мүхәммәдән үә гәләә әәлиһии үә сахбиһи әҗмәгыйн.
 
Без бу дога белән Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкер кылабыз, иманыбызны яңартабыз, сөекле Пәйгамбәребезгә салават әйтәбез. Һәммәсе савапка языла, кылган догабыз исә Аллаһу Тәгаләнең ярдәменә ишекләр ачуга сәбәп була. Һәр гамәлебезгә дөрес ният куеп, олы савапларга ирешергә насыйп булсын!
 
 Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото: архив
 
 

---
Өмет
№ --- | 05.03.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы