поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.03.2024 Язмыш

“Үсеп җитүеңне күрмәм...”

Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Рәфига апа Хәмәдиеваның сукмагына тузан төшермиләр. Бу якларда бик борынгыдан бирле бер сәер гадәт яши икән.

–    Рафига апа, камыш үреп бирче. Гомерләрне белеп булмый, китәр вакыт та бер җитәр. Артымнан кеше тилмереп йөрмәсен, үзем исән чагында соңгы юлымны хәстәрлекле итим, – дип гозер белән килүчеләрнең ул берсенә дә каршы килми. Яше дә олы, әмма сер бирми: җәйләрен таң белән бәби арбасын тартып, камышлар күкрәп үскән якка юнәлүе Рәфига апаның гамәл биштәренә әҗер өсти. 
 
Камыш әйтә, мин әйтәм...
Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Рәфига апа Хәмәдиеваның сукмагына тузан төшермиләр. Бу якларда бик борынгыдан бирле бер сәер гадәт яши икән. Вафат булган кешенең мәетен юып кәфенләгәч, кабердә кара җир өстенә түгел, камыштан үрелгән җәймә өстенә салалар. Гыйлемле имамнар арасында да берникадәр ызгыш килеп чыккан.
 
Гаделлек эзләп, казый каршысына да килгәннәр, хәтта Мәскәү имамнарына барып ирешкәннәр. Ни гаҗәп, тыелырлык җавап ишетелмәгән. Хәтта райондагы кайбер муллалар үзләре дә Рәфига апага олавы белән камыштан җәймә үрдерәләр икән, үз теленнән ишеткәч, имәнепләр киттем. 
 
–    Камыш шаулаган саен гүр иясенең гөнаһлары кими, дигән сүз бар бездә. Менә шул нияттән эшлиләр, бүтән хикмәте юк, – дип аңлатты Рәфига апа. – 2003 елны Әмир улым фаҗигале үлеп киткәч, Галия кодагыем камыш җәймә алып килде. Ул чакны мин дә, сеңлем, синең кебек, исем китеп карап тордым. 21 елдан бирле үзем үрәм.  Элек аны гүр авызына ябылган такта өстенә куеп калдырганнар.
Сүз дә юк, эше дә бик мәшәкатьле.  Камышларны да, әйтсә улы Әнәс тә олавы белән алып кайтып бирә. Әҗере тансык!  
 
–    Камышларны ышыкта киптерәм, кояш төшми торган җирдә генә җайлап үрәм. Аны кеше киңлеге, ә озынлыгын ике метр итәсе. Рәвешкә намазлык кебек. Аннары төрәм дә, чорма башына менгезәм. Иясе табылганчы хәсиятләнеп кенә ятып тора. Берсе – 500 тәңкә. Акчасы өчен дә түгел, кул эше эшләсәм үз дөньямда яшәп алам, күңелгә рәхәт. Мин бит, сеңлем, җәе буе болында, кырда йөрим, чәйгә 10 төрле үлән җыям, шуны кышы буе эчәбез, – ди Рәфига апа. 
 
 “Олавы белән кимердек...”         
Рәфига апа тиздән 90 яшен тутыра. Ачлык-туклы елларның бар михнәтен татып үскән сугыш чоры баласы ул. 
 
–    Әле дә исән без, яшибез! Сигезәү идек, әни ничек ризык җиткергәндер. Әти беренче көннәрендә үк сугышка китеп, җиңү шатлыгы алып кайтты. Бик булдыклы, гыйлемле иде, партия кешесе итсәләр дә догасыннан өзелмәде. Без үскәндә ачлык кеше башыннан йөрде. Түздек. Әни кызыл чүлмәккә сөт кайнатып китә дә, уйнап кергәч, шуны эчәбез! Кич белән күмергә берәр бәрәңге күмгәне исемдә. Тамак туймаса да, дөм ач та түгел идек. Бакчада бәрәңге яфрагы, кырда алабута, кычыткан калмады – саранчадан да болайрак кырдык. Балтырганны олавы белән кимердек, – ди Рәфига апа. 
 
Ачлыгына гына мәңге түзәргә риза да, әнисез калулары аңа бик кыенга туры килә.
–    Әни өйдә игезәк балалар тапты. Кан китте...  Мине Былбыл апага йөгерттеләр – фельдшерга.  Ул килгәч, әйбергә тутырып, әнинең эченә кар куегыз диде. Шулай эшләдек. Кар эреп бетүгә табакка тутырабыз да әнинең корсак өстенә кертеп утыртабыз. Былбыл апа вакытын да әйтмәде бит... Таңга кадәр кар белән булыштык. Әнигә бик каты салкын тигән. Игезәкләрнең дә ир бала дигәне – 9, кыз бала 3 айга кадәр яшәп, үлделәр. Алар артыннан әни дә 48 яшендә китеп барды. Әти үги әнигә өйләнде, – ди ул. 
 
 
Рәфига яшь әниле нигездә ярты еллап кына яши дә, үзе дә кияүгә китә. Мәһүбә яшь әнисе аны бирнәле итә. Әтиләре белән 10 ел яшәп, аннан калып та 10 ел яшәгән дәверендә ул балалардан игелек кенә күрә. Монысы үзенең әйбәтлегенә бәйле, әлбәттә.
–    Элек паспорт бирмиләр иде. Китсәм, әни кабере дә ятим кала. 19 яшемдә Әнүр абыеңа кияүгә чыктым. Әй, ул хәлләрне сөйләсәң... Йөргән егетем бүтән иде. Әти белән яшь әни кунакка киткәч, аулак өй җыйдым. Кызык бит! Күрше авылдан туган тиешле Илдус белән Мансур да килде, үзебезнең авыл кызлары җыелды. Берзаман ишекне киң ачып, күрше егете белән Әнүр дә килеп керде. Армиядән генә кайткан, хәрби киемнәрдән. Шул кадәр килешә үзенә, матур! Өс киемен  салып миңа бирде, элеп куй, янәсе. “Бу кыз минеке!” – дигән иптәшләренә. “Кит әле, Фәез Касыймының кызы ич ул!” – диләр икән, – ди Рәфига апа.
 
Ә бер көнне кызык була: бусагаларыннан өч егеттән өч димче атлап керә.  
–    Куркуларым. Әти мине уттан алып суга салыр инде, дим, почмактан да чыкмыйм. Беренче егетне ошатмадым, әти дә, көчләп бирә алмыйм, үзе теләсә барсын, тик ахырдан миңа елап кайтмасын, диде. Икенчесе булып Әнүрләр керде. Ризалык бирдем. Алар чыгып барганда өченчеләре капка төбендә көтеп тора икән. Йөрмәгез иснәнеп, кыз безнеке, дигәннәр. Әнүр абыегыздан уңдым, бик бәхетле яшәдек. Апаларына кунакка барсам, кайтканымны өйгә кермичә капка төбендә көтеп йөри иде. Ул өйдә чакта кунакка җыенсам: “Мине өйдә тормасын, урам сакласын дисеңдер”, – ди иде. Өйдән куган кеше юк бит, дим. Синсез күңелсез, ди торган иде, – ди Рәфига апа.
 
“Үсеп җитүеңне күрмәм...”
–    Әнүрләр дә сигезәү үскәннәр. Әтиләре 50 яшеннән паралич сугып, вафат булган. Төп йортта яшәгәндә йорт салырга керештек. Өч баламны: Альберт, Әмир, Әнәсемне әнкәй үстереште, мең рәхмәт, – ди Рәфига апа.
 
Кыз бала сөяргә дә хыяллана ул.  Йөкле чагында төш күрә. Чишмәгә су коенырга барган, имеш. Чишмә суының сафлыгына хәйран кала, төбендәге һәр нәни йомры таш күренсен дә исең китмәслекмени? Караса өч саплы көрәк ята. Ялтырап торалар, өр-яңалар. Уянгач та аңлый, ничә бала тудырса да гел ир баладан сөенәчәк. 
 
–    Шул төшемә ышанып, башта үзем бала тапмадым, аннары олыгайдым. Элек җитәр җитмәс тормышта яшәсәк тә күңеллерәк иде, хәзер бар нәрсә җитеш, тик яме юк, – ди әңгәмәдәшем. – Әнүр абыегыз белән 52 ел бергә гомер кичердек. Икебез дә кара эштә эшләп, тормышларны да күтәрдек, балаларны да үстердек, оныклар да сөйдек, ике улыбызны да җирләргә җитештек... 2003 елны Әмир улым хәсрәткә салды. Авылда калган иде. Соңлап кына өйләнде. Безнекеләрнең берсе дә гаилә корырга ашыгып китмәде. Без аларны башка чыгардык. Балалары Фәнил төскә-биткә нәкъ әтисе! Шул баласын кулына алган саен: “И, улым, мин синең үсеп җитүеңне күрмәм инде”, – дип әйтә иде. Ник алай дигәндер, сизенгәндерме... Мәктәпне бетерүләренә 25 ел иде, сыйныфташлар очрашуына китте. Аңа кадәр күрештек әле. “Мин бәйрәмгә барам, Гөлшатның фермадан эштән кайтканын гына көтәм дә”, – диде миңа. Фаҗига киләсен сизендем, сеңлем, үз-үземә урын таба алмадым. Янымда калган Әнәс улымның эштә көне, паркта төнге каравылда иде. Оныкларны тынычсызлап, Әнәскә чәй ясап илттем. Фәнүс әтисе янында калды, мин кайтып яттым. Әй, әйләнеп-тулганып ятуларым... Суласам сулыш, сузылсам урын җитми дигәндәй, бер мәлне җаным өйгә сыймый башлады. Утырып та карыйм, ишегалдыннан да әйләнеп керәм. Шул чакны телефон шалтырады. Рәфига апа, Әмир җирдә ятып тора, кил әле, – диләр. Җирдә яткач үлгән инде, дидем, күрмәс борын. Йөгереп бардым. Улымны сырып алганнар, якын да җибәрмәделәр. Җирдәге канны күрсәң, диңгез кебек җәелгән иде. Ышанасыңмы, сеңлем. Капмаган да бит, дөм аек ир. Урам буйлап кайтып барганда артыннан килүче УАЗ машинасы бәрдергән. Төнге сәгать беренче яртыда. Бик кызу килгән диләр аны, күрүчеләр дә булган. Кызу килмәсә, Әмирне шул кадәр изеп ташламас иде. Баш сөяге сытылган, сынмаган җире юк. Үзләренә күрше тиешле кеше җитмәсә. Авылга яңа гына килеп урнашканнар иде, әти-әнисенә бердәнбер бала. Аек та булмаган әле ул. Әйтергә теләсәң сүзләр күп инде сеңлем, күңелдәгеләрнең барысын да селкеп кенә булмый. Әмир улыма өенә кайтып җитәргә нибары бер багана арасы калган. Улы Фәнил яшь ярымлык кына иде әтисен җирләгәндә, шуңа хәтерләми дә. 
 
Ничек кенә кыен булмасын, тормыш дәвам итә. Килененең кабаттан  бәхетен сынап карыйсы килеп, кияүгә чыгарга теләвенә дә каршы килми ул.
– “Кызым, Әмир үлде дип, гомер буе кара кайгыларга чумып яшәмәссең. Балаларны какмаслык, тормыш итәрлек ир очратасың икән тәвәкәллә”, – дип үзем әйттем. Әмирем 42 яшендә кара җир астына кереп ятты, ышанырлык та түгел. Ул Гөлшатны баласы белән алган иде. “Каршы йортка гына килен булып төшәргә исәп. Ринат та ялгыз, мин дә ике баламны ялгыз үстерәм – терәк кирәк”, – диде. “Бәхетле булыгыз!” – дидем, ә үземнең йөрәк әрни. Фәнил оныгымны какмасалар ярар иде дип курыктым. Ринат тәртипле егет, өйләнгән иде, бик әз яшәп калдылар, хатыны китеп барды. Аллаһыга мең шөкер, туганлыкны саклап калдык, аралашып гомер итәбез. Гөлшатның Ринаттан туган Энҗе исемле кызы да мине дәү әни ди! – дип куана Рәфига апа. 
 
Ә ике елдан олы улы – Альбертны җирлиләр. Кинәт кенә авырып китә. Тикшеренсә – ашказанында яман шеш. 
– Операция ясадылар. “Миңа бит әле 50 яшь тә тулмаган...” – дип бик кыенсынды, балакаем. Алай да яшәргә өметләнде. Балалары булмады, ул да Салисәне баласы белән алган иде. Алисәне 3 яшеннән үзе үстерде, “Кызым!” – дип нишләргә дә белмәде. Гомере буе заводта эшләде. 47 яшендә үлеп тә китте балакаем. Язмышлардан узмышлар юк, сеңлем. Алисә оныгым кайтып йөри, безне бик туган итә, рәхмәт. Салисә дә көн саен шалтырата. Киленнәремнең өчесеннән дә бик уңдым, шөкер. Төп йорттагы киленем Рамиләм белән дә егерме елдан артык яшибез менә, – ди Рәфига апа.
 
Ә тигезлек дигәненә кеше олыгайган көнендә дә мохтаҗ. Рәфига апа да хәләлен сагынып искә ала.
– Алай куркытырык авырып та йөрмәде. Иртән, күз алларым караңгылана, диде дә баскан җиреннән чүкте Әнүр. Идәндә ятып торырга теләде, салкынча урында хәл керер дидеме. Декабрьнең иң салкын көне иде. Уңайланмады, ярты сәгать эчендә китеп тә барды. Көн дә диярлек төшемә керәләр. Кыз чагындагы сыман ипи салганмын икән. Мендәр өстенә куеп, дүрт кирпеч ипи күперттем. Мичкә тыгар алдыннан өстен, катык белән майладым. Әй тәмле булып пешкәннәр икән. Берсенең кыерчыгы Альберт кулында. “Әни, бигерәкләр тәмле бит. Оның калса, тагын шундый ук ипи салырсың әле”, – диде. Уянгач шаккаттым. Йокларга ятканда нинди догалар укыган идем  соң, дип берәм-берәм язып куйдым. Шуларны ук укырга кушуы бит, балакаемның, – ди Рәфига апа.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»