|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2024 Фаҗига
Бер авариядә өч кеше үлгәнСаратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган, шуларның өчесе — Башкортстаннан. Урындагы дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Гремячий бистәсенә борылыш янында "ВАЗ-2112" һәм "Лада Гранта" автомобильләре бәрелешкән. Авариядә "ЛАДА Гранта"ның өч кешесе — водитель һәм ике пассажир һәм «ВАЗ-2112»нең өч кешесе — 39 яшьлек водитель, 40 һәм 44 яшьлек пассажирлар һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтендә исән калган 44 яшьлек пассажирны медицина учреждениесенә алып киткәннәр.
"Лада Гранта" руле артында 30 яшьлек Әзербайҗан кешесе булган. Февраль башында полиция хезмәткәрләре чит ил гражданын наркотик исереклеге хәлендә тоткарлаган һәм эшне судка җибәргән булган. Анда ул минималь штраф белән үз иленә озатылмаган килеш котылып калган.
Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен тикшерә.
Фото: ЮХХДИ
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|