|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2024 Җәмгыять
Казанда «Балалар дөньясы 100 ел элек» күргәзмәсе эшен дәвам итәКүргәзмәдә ТР Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы әйберләре тәкъдим ителә: уенчыклар һәм уеннар, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотосурәтләр, китаплар һәм балалар журналлары («Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл»). Чүпрәктән һәм агачтан ясалган курчаклар зур кызыксыну тудыра, аларның йөзләре юк. Йөзсез курчаклар җансыз дип саналган, алар балага зарар китерми, ә бары тик шатлык бирә дип уйлаганнар. Бала үзенең фантазиясен кулланып, үзе теләгән уенчыкны ясый алган. Мемориаль әйберләр арасында журналистлар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсеннән лото, Сәгыйть Сүнчәләй, Җәләл Мәҗитов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Фатих Әмирханның туганнары гаиләсендәге балаларның фотосурәтләре бар. Шулай ук ХХ гасыр башы татар газеталары һәм журналлары аша билгеле булган уеннар белән танышу һәм аларда катнашу мөмкинлеге дә була. Тамашачылар өчен щетка һәм тәңкә белән уен, төрле кроссвордлар чишү һ. б. уеннар тәкъдим ителә. Күргәзмә 2024 елның 21 апреленә кадәр эшләячәк.
--- |
Иң күп укылган
|