|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2024 Криминал
Җиңел генә баерга уйлаганнарБашкортстанда прокуратура Благовещен күп профильле һөнәри колледжы бухгалтериясенең элеккеге һәм хәзерге дүрт хезмәткәренә карата гаепләү нәтиҗәсен раслады. Колледж хезмәткәрләре “хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдә алдан сүз куешкан кешеләр төркеме тарафыннан кылынган алдау” һәм “түләү чараларының законсыз әйләнеше” маддәләре буенча җинаять кылуда гаепләнә. БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2015 елдан 2021 елга кадәр колледжның бухгалтерия хезмәткәрләре ялган түләү документлары әзерләгәннәр – стипендия белән тәэмин итүгә билгеләнгән түләүләр алучылар, шул исәптән ятим балалар турында дөрес булмаган мәгълүмат керткәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, бу хезмәткәрләр реестрларга үзләренә, танышларына һәм туганнарына күчерелергә тиешле суммалар турында ялган мәгълүматлар керткән. Шулай итеп, бу төркем 9 млн. сумнан артык акча урлаган һәм ул акчаларны үзләре теләгәнчә файдаланган.
Гаепләнүчеләр кылынган җинаятьләрдә гаепле булуны таный, аларның мөлкәтенә, җир участоклары һәм автомобильләренә арест салына. Җинаять эшен Благовещен район судына карау өчен җибәрәләр. Моннан тыш, районара прокуратура судка гаепләнүчеләрдән җинаять китергән зыянны түләтү турында гаризалар белән мөрәҗәгать итте.
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|