поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2024 Дин

«Сөннәтләгән йөзенче бала үләргә тиеш булган икән»

Элеккеге елларда Татарстанда сөннәтче бабайлары, кендек әбиләре белән дан казанган авыллар булган. Мондый үтә дә нәзберек, җаваплы йоланы бик сирәкләргә генә ышанып тапшырганнар. Әлмәт районының Бишмунча авылы да күрше-тирә салаларда яшәүчеләрнең хәтеренә әнә шундый иманлы, динле авыл буларак җуелган.

ХХ гасыр башларында киң таралган күренеш – сөннәтчелек турында күбрәк белергә теләп, без мәчеткә юл тоттык. Ниятебез авыл агайларын өйлә намазыннан соң тотып алып, сөйләтү иде.

— Элек безнең авыл бик зур, көчле һәм данлыклы булган, – дип каршы алды алар безне. – Бөек Ватан сугышына гына да Бишмунчадан 527 кеше чакырылган. Никадәр өрлек кебек ир-егетләр бер авылдан чыгып китсен әле! Аларның яртысыннан күбрәге яу кырында ятып калган. Ут эченнән исән чыкканнары да бүген якты дөньяда юк инде.

Аксакаллар арасында Юныйс Гыйниятуллин да булыр, дип алдан ук кисәтеп куйганнар иде. Авыл халкы аның бабасының да, әтисенең дә данлыклы сөннәтчеләр булуын әйтеп куйды. Шуңа күрә алга таба сөйләшүебезне аның белән дәвам иттек.

– Мин Бишмунчада гомер иттем, әти-әниемнең төпчек малае. Туган йортым урнашкан урам зур, матур иде. Һәм биредә чыннан да бик күп сөннәтче бабайлар яши иде, – диде ул. – Шуңа күрә аны «сөннәтчеләр тыкрыгы» дип йөрткәннәр. Мин ул бабайларның берничәсен бик яхшы хәтерлим әле. Әтиебез дә өлкән яшенә кадәр малайларны сөннәтләү бурычын башкарды. Бик иманлы, гадел, чиста-пөхтә, тәртипле кеше иде. Чисталык буенча без, балаларга да, таләпләр катгый булды. Ул чор кешеләре туып, үзләрен белә башлаганнан бирле Аллаһы Тәгаләгә ышана иде бит. Әти дә үз гомерендә бер генә тапкыр да тәмәке тартып, аракы эчеп карамаган кеше иде. 83 яшенә кадәр матур итеп яшәде. 96 яшендә мәрхүм булган әбием дә бер намазын да калдырмады. Авыл халкы сүзләренчә, Бишмунчаның сөннәтче ир-атларының даны бөтен республика, күрше-тирә төбәкләргә таралган булган. Алар җәяүләп тә, поездга утырып барып та, авыллар буйлап йөреп, яшь малайларга сөннәт йоласын башкарган, шушы хезмәт белән көн иткән, гаиләләрен туендырган.

– Мин тумышым белән Әтнә районыннан. Безнең якларда сөннәтче бабайлар булганын хәтерләмим. Каяндыр килеп йөрүләрен генә беләм. «Авылда чит кешеләр күренә, кемнәр килгән?» – дип сорагач, «Сөннәтчеләр килгән», – дип җаваплыйлар иде, – дип искә алды яшьлек хатирәләрен Габделәхәт Фәттахов. Ни хикмәт, 1921–1922 еллардагы бик көчле ачлык Бишмунчаны урап узган. Биредә яңгыр яуганлыктан, халык ашлыкка, икмәккә тилмермәгән. Монда яшәүчеләр исә моны авылның иманлы, динле, сөннәт гамәлен башкаручылар күп булуы белән аңлата. – Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәрендәге күп күренешләр минем өчен дә бик якын, таныш. Минем әтиемнең дә бик кадерләп кенә тота торган пәкесе бар иде. Ул аны бик пөхтә итеп, саклап, кадерләп кенә тотты. Сөннәтләнгән балалар арасында үлем-китемнәр, авыр очраклар турында берни дә хәтерләмим. Ул турыда сөйләүче булмады безгә.

Ләкин андый очраклар турында башкалардан ишеткәләргә туры килде. Аннан соң: «Сөннәтләгән йөзенче бала үләргә тиеш булган икән», – дигән имеш-мимешләр дә колакка кереп калган. Аның ни дәрәҗәдә дөрес булуын хәзер әйтеп булмый инде, – диде Юныйс ага. Сөннәтчеләрнең янчыгында күз карасыдай саклый торган тагын бер әйберләре булган: яра тизрәк төзәлсен өчен алар үзләре белән агачның череген йөртә торган булганнар. Соңрак кына халык дәвасын стрептоцидка алыштырганнар.

– Минем энемне Ибраһим бабай сөннәткә утырткан иде. Аның янчыгыннан черек алып сипкәне әле дә күз алдымда. Хәзер малайларын кызганып, үскәчрәк кенә сөннәтләүчеләр дә бар. Тик безнең бабайлар бу йола никадәр тизрәк башкарылса, шуның кадәр яхшырак, дип әйтә иде. Шуңа күрә алар бу эшне озакка сузмыйча, сабый тугач, җиде көн узуга ук башкарды. Аларны малай туып, өйгә кайтуга ук чакырталар иде. Махсус догасын укып, бик сак кына башкарыла торган матур гадәт иде ул, – диде Илдар Лотфуллин.

Әлеге һөнәрне нәселдән нәселгә тапшыру да Бишмунча сөннәтчеләренең бик матур бер күркәм бурычы булып саналган. Бабасының эшен – улы, аннан соң оныклары дәвам иткән. Авыл агайлары сүзләренчә, сөннәтче бабайлар 1980 нче еллар башында да булган әле.

– Мин укыган елларда да авылда 7–8 бабай бар иде әле. Билгеле, аннан соң бу эшләр махсус белеме булган табиблар кулына күчте. Без балачак чорда бала-чагасы да күп иде бит аның. Икешәр-өчәр класс укыдык. Ә хәзер, бала юк, дип мәктәп ишекләренә йозак эләләр. Авылда мәктәп бетә икән, тел бетә, тел бетсә, милләт бетә. Менә шунысы яман, – ди Юныйс Гыйниятуллин.

Заманында бик дини, иманлы авыл буларак даны таралган Бишмунча бүген нинди хәлдә соң? Әлеге сорауны биргәч, авыл агайлары елмаеп, «авыл таралып бара шул инде, кызым» дип кенә куйдылар. Шулай да авыл уртасындагы күркәм мәчетләре җомга, бәйрәм намазларында халык белән шыгрым тулы була икән. Ә гадәти көннәрдә мәчеткә сукмак салучылар унга да тулмый.

 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»