|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2024 Шоу-бизнес
Илдән китеп, армиянең абруен төшергән шоу-бизнес йолдызлары закон каршында җавап тотачакРоссиядән киткән һәм чит илдән торып РФ Кораллы көчләренең абруен төшерүче шоу-бизнес йолдызлары, кире кайткан очракта, закон каршында җавап тотачак. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге йолдызлар үзләренең ышанычсыз булуын күрсәтте.
«Концертларына килгән гади гражданнар хисабына дистәләрчә ел күп миллионнар эшләделәр һәм илдән йөз чөерделәр. Әмма, билгеле булганча, сатлыкҗаннарга беркайда да шат түгелләр», - дип искәртте Тикшерү комитеты рәисе.
Бастрыкин белдергәнчә, шоу-бизнес йолдызларының берәрсе Россиягә әйләнеп кайтырга карар кылса, аңа үз гамәлләре өчен закон каршында җавап тотарга туры киләчәк, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|