поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2024 Шоу-бизнес

Зөфәр Хәйретдинов: «Җыр иҗат итүнең дәрәҗәсе төште»

Аның белән төрле темаларга сөйләшеп була. Авторлык хокукларын яклау буенча да зур белгеч ул. Җырчы буларак та әйтер сүзе бар. Композитор буларак та фикерләре үтемле. Җыр сәнгатенең асылы нәрсәдә? Яхшы җыр кайчан туа? Талантны нәрсә харап итә? Бүген без шул сорауларга җавап эзләдек.

Әңгәмәнең сәбәбе дә бар: Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов иҗатының 40 еллыгын сәхнәдә билгеләп үтәчәк.

– Зөфәр абый, 40 ел – аз вакыт түгел. Иҗат турында сүз барганда бигрәк тә. Артка карап, нәтиҗә ясасак, сез иҗатыгыздан канәгатьме?

– Бөтенләй канәгать булып булмый инде ул. Ә икенче яктан, мин бит музыка өлкәсенә җырчы булам дип килгән идем. Тормыш шундый итеп борып куйды: хобби буларак башланган эшем җырчылыкны икенче планга калдырды. Хәзер тамашачылар җырчы Зөфәр Хәйретдиновка караганда композитор Зөфәр Хәйретдиновны күбрәк белә. Бу җәһәттән җырчылыгымның көнчелеге дә килә. Аннары, ярар инде, дип куям. Бу ике һөнәр бер-берсен тулыландыра гына бит. Ә композиторлык эшчәнлегемә быел – нәкъ 40 ел. Мин шунысына горурланам: җырлар язылып кына калмады, шул җырлар, дөньяга чыгып, татар халкы арасында популярлык казанды. Бу – бик зур бүләк, бик зур куаныч. Җырлау теләге кимегән булса да, җыр язу теләге һаман күңелдә яши. Ул юктан гына барлыкка килгән һөнәр булмаган икән. Кирәкле һөнәр булган. Элегрәк мин: «Дөньяда яраткан өч нәрсәнең берсе – җырлау», – дип әйтә идем. Алар дүртәү икән. Дүртенчесе – көй язу. Бу – яшәешемнең мәгънәсе дә.

– Композитор буларак, сезне таныткан төп 3 җырны әйтегез әле.

– Бигрәк аз булды бу… Шуңа җавап бирү дә читен. Берсен әйтсәң, калганнары үпкәләп калыр кебек. Аннан килеп, миңа ошаганы башка кешегә ошап бетмәскә дә мөмкин. Кайчак язасың һәм һич кенә дә бу җыр танылыр дип уйламыйсың. Ә ул киресен раслый. Миңа ошаган иң популяр җырларның берсе – «Кайда син, гармун?» Халык «Су буенда учак яна», «Салкын чәй», «Пар алма» кебек җырларны әйтергә мөмкин.

– Ә Алсу Хисамиеваны күтәргән җыр?

– «Миләшләрем»не дә халык ярата. Әйтәм бит, бу сорауга җавап бирү читен. Уйлап баксаң, иҗат кешесенең бер генә визит карточкасы була кебек. Менә мин иҗатымны шушы җыр ачты дип конкрет бер җырны гына әйтә алмыйм. Җырчыларның барысы белән дә диярлек эшләдем. Җырларым алар репертуарындагы гади җыр гына түгел, визит карточкаларына әйләнде. Әйтик, Зөһрә Шәрифуллинаның «Су буенда учак яна» җыры. Салават «Салкын чәй»не 2000 елдан бирле җырлый, һаман да репертуарыннан төшми. Саный китсәң, күп инде. Җыр иҗат итүнең дәрәҗәсе төште. Җырчылар үзләре җыр язарга алынды. Көнчыгышка яки Европага охшатып язучылар да барлыкка килде. Бер караганда бу начар түгел, җыр сәнгатен баета гына кебек. Әмма барыбер асылыбыздан читкә китәргә ярамый. Аннан тагын шунысы сөендерә: үз юлын таба алмаган җырчылар ретро җырларга мөрәҗәгать итә башлады. Бер караганда дөрес бу. Ни әйтсәгез дә, ул вакыттагы җырлар бүгенгесе белән чагыштырганда мәгънә ягыннан саллырак. Бүген эчтәлек бик аксый. Тагын җырны аңлап җырлау да бар бит әле. Бүген аңлап җырлаучылар бик сирәк. Бу кимчелек хәтта популяр булып киткән җырчыларда да бар. Алар бу хәлдән тавышның, музыканың матурлыгы, сүзләрнең үтемлелеге белән чыга. Кайбер җырчыларга әйткәлим дә. Кабул итүчесе дә, үпкәләүчесе дә бар.

– Әдәби премияләре тапшыру тантанасында Ркаил Зәйдулла язучыларга: «…язар өчен укырга да укырга әле безгә. Тапталган эздән барабыз», – дигән сүзләр әйтте. Әдәбиятта хәлләр шундый, ә җыр сәнгатендә ничек?

– Башта сүз, ягъни шигырь туа. Тик хәзер сүзнең асылына, шигырьнең сыйфатына игътибар кимеде. Мине, мәсәлән, музыка язарга бары тик яхшы шигырь генә илһамландыра ала. Башта музыка язып, аннары аңа шигырь эзләп йөгереп йөргәнем булмады. Бүген, чыннан да, каяндыр ниндидер көй алалар да шуңа сүз яздыралар. Әлбәттә, мондый җырдан мәгънә эзләргә кирәкми. Мәгънә артында бик зур хезмәт, эзләнү, бик күп уку ята да инде. Үзем дә 5–6 сыйныфларда укыганда шигырьләр яза идем. «Яшь ленинчы» газетасына да җибәрдем. Шуннан бер көнне мәрхүм Роберт абый Миңнуллиннан җавап килеп төште. «Энекәш, шигырьләреңнең эчтәлеге бар, әмма рифма аксый…» – дип, кимчелекләрне әйткән дә, боларны төзәтү өчен укырга кирәк, дип киңәш биргән иде. Шуннан укый башладым. Тора-бара уку минем өчен чиргә әйләнде. Авыл китапханәсендәге бөтен китапны укып бетердем. Аңа карап, шагыйрь булып китмәдем, әмма шигъриятне яхшы аңлыйм. Бу композитор эшчәнлегендә бик зур ярдәм булды. Камил шигырьдән, чын поэзия үрнәгеннән генә яхшы җыр туа.

– РАОда хәлләр ничек?

– Быел мартта аннан эштән киткәнемә ике ел була. Үзем композитор һәм җырчы да булгач, ул эш миңа бик җиңел булмады. Бу бит – авторлык хокукларын яклый торган оешма. Җыр иҗат иткән авторларның хокукларын кем сакламый? Җырчылар. Алар документ белән тиешле гонорарны күчерергә атлыгып тормый. Шуңа күрә мин 20 елдан артык ике ут арасында яшәдем.

– Авторлык хокукларын яклау буенча соңгы елларда алга китеш бармы?

– Үзгәреш булсын өчен, бу өлкәгә кагылышлы законнарны тагын да катгыйрак итеп эшләргә кирәк, дип уйлыйм. Ул законны бүген кем эшләтә? Россия авторлык хокукларын саклау оешмасы. Бу – иҗтимагый оешма. Аның вәкаләте дә бар, тик мөмкинлекләре күп түгел. Ә чит илдә авторның хокукын бозып кара син, миллионнар белән исәпләнгән штраф түләячәксең. Ә бездә минималь штраф күләме – 10 мең сум. Бу гына авторлык хокукын бозуга киртә була алмый инде. Һич югы бер бозсаң – 10 мең, икенчесендә 20 мең сум дип арттыра барсаң, ниндидер үзгәреш булыр иде.

– Иҗат кешесенә иҗади берлекләр ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

– Мин аларны совет заманыннан калган бер традиция дип кабул итәм. Аларның бүген кирәге шулкадәр генә. Композиторлар берлегенә консерваториянең композиция бүлеген тәмамлаган һәм күләмле әсәрең булган очракта гына кабул итәргә мөмкиннәр. Әгәр җыр иҗат итү белән генә шөгыльләнсәң, профессиональ белемең булган очракта да, берлеккә керә алмыйсың. Язучылар берлегендә андый чикләү юк кебек. Иҗатың булса, дипломың булу мәҗбүри түгел. Язуың әллә ни саллы булмаса да, алалар бугай. Һәрхәлдә мин Берлек әгъзасы булган бизнесменнарны, шагыйрь исемен күтәреп йөргән кешеләрне беләм. Язганнарын үзләреннән башка укучы да юк бит инде. Шул ук вакытта шундый шәп шагыйрьләр бар, әмма алар Берлек әгъзасы түгел. Иҗатка анда әгъза булу-булмау берничек тә тәэсир итми. Бигрәк тә композиторларга. Сара Садыйкова язмышын гына искә төшерик. Иң популяр композитор иде, ә Берлеккә кабул итмәделәр.

– Ә композиторлар бер-берсе, яңа әсәрләр белән кайда таныша ала?

– Советлар чорында Берлекләр нәкъ менә шушы һәм башка функцияләрне үтәр өчен оештырылган да инде. Хәзер бу функция бетте, Берлеге калды. Мин хәзер Композиторлар берлеге турында әйтәм. Анда яңа әсәрләр яңгыраган, тәүге бәя бирелгән. Кыскасы, иҗат процессы барган. Бүген мин бу оешманың нәрсә белән шөгыльләнүен белмим. Әле бит безнең Үзешчән композиторлар берлеге дә бар. Аның җитәкчесе – Риф Гатауллин. Үзешчәннән күтәрелеп, җырлар яза башлагач, консерваториянең композиция бүлегендә укыды. Ул Композиторлар берлегендә дә бар, үзешчәннәр өчен дә оештырды. Кызганыч, бу Берлек кәзгазьдә генә калды. Барлыгын белүче дә булмагач, аның да кирәклегендә шигем зур.

– Сезгә алмаш бармы? Үзегезгә кемнәр үрнәк булды?

– Минем өчен гомер-гомергә Илгиз Закиров белән Фирзәр Мортазин үрнәк булды. Фирзәрнең җырларын башкарганым булмады, ә Илгиз абыйның җырлары белән иҗатым башланып китте. Әйтик, ул – «Моңлану» дигән җырның көй авторы. Профессионаллардан Луиза Батыркаева белән Резедә Әхиярова җырларын башкардым һәм үземә өлге дип кабул иттем. Ә бүген иң ошаган композиторларның берсе – Оскар Усманов. Башта мин: «Татарча да белмәгән егет ничек инде татар җырларын яза?» – дип гаҗәпләнә идем. Үзеннән дә сораганым булды. Баксаң, шагыйрьдән сүзгә-сүз тәрҗемә соратып ала икән. Аның җырларында бит сүз белән музыка шулкадәр тәңгәл. Сүз уңаеннан, күп җырларда бу ике дөнья аерым-аерым яши. Элек-электән Оскар җыр язуга зур фәнни бер эш итеп карый иде. Хәзер инде ул татар телен белә һәм күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләрен төзәтә дә әле. Аның бер генә кимчелеге бар – артыгы белән тыйнак. Аның кадәр тыйнак кеше башка юк. 2000 нче еллар – Оскар Усманов еллары. Иң күп популяр җырларны ул иҗат итте. Бер елны «Татар җыры»да 18 номинациянең 7сендә аның җырлары җиңү яулады. Шуңа күрә гел әйтәм: тыйнаклык – билгесезлеккә туры юл.

– Бүген – «Билен кысып буган диләр, солдатта булган диләр», – дип җырлый торган көн. Армия хезмәте сезгә ничек тәэсир итте?

– Без яшь вакытта армиягә бармый калсаң, синең турыда бу зәгыйфь икән, дип уйлыйлар иде. Солдатка бару ир кеше өчен дәрәҗә булды. Бер кеше дә, улымны калдырып булмасмы икән, дип военкоматка йөрмәде. Чөнки ул вакытта патриотик хис көчле булды. Бөек Ватан сугышы тәэсирендә үсеп, без «туган җир», «Ватан» дигән сүзләрнең асылын яхшы аңладык. Туксанынчы еллардан соң бу төшенчәләр кителде. Солдатка бару хөкүмәтне саклау кебек кабул ителә башлады. Бүген исә «армия ул – хезмәт» дигән фикер барлыкка килде. Контракт хезмәте гадәти күренешкә әйләнде. Һәм бу дөрес тә. Әгәр хәрби рухта тәрбияләнгәнсең һәм патриотлык хисең дә бар икән – төп юлың шунда. Туганнарым арасында да андыйлар бар. Бер туганым, 26 ел хезмәт итеп, әле генә отставкага чыкты. Безне исә студент чакта хәрби кафедрада артиллерия юнәлешендә укыттылар. Мин – батарея өлкән офицеры. Институтны тәмамлагач, нибары өч ай хезмәт иттек, шул җитә калды.

Блиц-сораштыру

– Җыр белән үз ярыңны табып буламы?

– Ришат Төхвәтуллин башкаруында «Шомырт бәйләме» җырын әйтәсеңдер. Ул сәхнәдән: «Зөфәр абый, шушы җырны җырлап, ярын тапкан, бәлки, мин дә табармын әле», – дип сөйли иде. Билгеле – бу фантазия иде. Ә җырның тарихы болайрак. Җырның авторы – Илсур Хөснетдинов. Миңа аның шигырендә «шомырт бәйләме» дигән тезмә ошады. Үземнең авыл күз алдына килде. Безнең авылда инеш буенда гел шомыртлар үсә. Ну шигырь пешеп җитмәгән иде. Мәрхүм Илсур абый – профессионал түгел бит инде, совхоз директоры. Шуңа фикер бар, поэзия юк. Үзгәртсәм, ачуланмыйсыңмы дигәч, каршы килмәде. Язып бетергәч, үзенә күрсәткән идем, нәкъ минемчә булган, диде. Җыр менә шулай туды.

– Укучыга нинди 3 китап тәкъдим итәр идегез?

– Һәр татарга өстәл китабы итеп Мөхәммәт Мәһдиев томлыкларын тәкъдим итәм. Шагыйрьләрдән – Мөдәррис Әгъләм. Драматургиядән – Туфан Миңнуллин. Туфан абыйның драматургиясе генә түгел, истәлекләре дә, трибунадан ясаган чыгышлары да кадерле. Дәүләт Советында аның кебек депутат башка булмады.

– Нинди хоббиегыз бар?

– Ул һаман шул ук: волейбол уйнау.

 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»