поиск новостей
  • 16.12 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 16.12 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 21.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 21.12 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Декабрь
  • Сәрия Хәбибуллина - журналист
  • Хәсби Фазлуллин (1909-1995) - дирижер
  • Резидә Гасыймова - журналист
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
Архив
 
26.02.2024 Шоу-бизнес

Азат Фазлыев: «Мин сәхнәсез яши алмыйм!»

Җырчының Казанда беренче концерты узды Шушы көннәрдә Азат Фазлыев үзенең беренче концерты белән тамашачы алдында имтихан тотты. Әлеге концертка бик озак әзерләнде ул. Бар да сыйфатлы булсын өчен, бик күп тырышлык куйды. Мәскәүгә барып та нидер төшертеп йөрде.

Боларны каян беләм соң? Азат мине бер кичәдән соң машинасына утыртып, өйгә кайтарып куйган иде. Юл буе бары тик булачак концерты турында сөйләштек. Әле берәү дә күрмәгән видеолар, концертның башланып китү рәвеше, яңа җырларын тыңлап кайтырга насыйп булды. Җырлары аеруча күңелгә кереп калды.

Әнгам Әтнабаев шигыренә язылганы аеруча матур иде. Азатның руль артында да сәхнә дип шашынуын күрдем. Машинада аның җыры яңгырый, үзе биеп бара. Бөтен күзәнәге белән җырын тоя. Әй, бу Азатны, дим. Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән бергә хәйрия концертлары уздырып йөргән чаклар искә төште. Әнә шул ук вакытта мин аларның гадилегенә, үҗәтлегенә, ярдәмчеллегенә шаккаткан идем.

«Әйдә, син язып чыккан кызга концерт оештырабыз», – дип шалтыратучы да алар булды. Шул көннән бирле ихтирамым зур аларга. Сәхнә тотар өчен, акча кирәк. Хәер, алар бу өлкәдә дә җаен таптылар. Челтәрле бизнеста да эшләп торалар. Ә бит тамашачы ял итсен, уты да яктырак янсын, тавышы да яхшы ишетелсен өчен тырышасы да тырышасы.

Сүз башым бит – шүрәле дигәндәй, Азат концертларына кайтыйк әле. Тамашачы аның һәр җырын бик ярата. Залда җырлап утыручылар да, елаучылар да булган. Күңел кылларын тибрәтүче җырлары да күп аны. Әнисенә багышлап язылганы берәүне битараф калдырмый. Азат үзе әнисен дә, әтисен дә бик сагына. Сөйләшкәндә дә, газиз кешеләрен юксынуын яшерми. Шөкер, әтисенә рәхәт тормыш күрсәтеп кала алды әле ул. Әнисенә мәкерле чир тимәгән булса…

Азатка Аллаһы Тәгалә әнисенә охшаган кыз биреп, аны бик бәхетле итте. Гомумән, өч баласын да төрле яктан ачарга тырыша алар. Концертта олы улы Аяз биеп шаккатырса, Ильясы әтисе белән бик горурланып утырган.

– Ильяс – бик тә иҗади бала. «Апуш»ка йөри башлады. Аны модель буларак фотога төшәргә чакыралар. Олы улым, Җәмилә исемле кыз белән парлы биеп, Россия буенча чыгыш ясый. Балалар да тик тормаганда, без ничек өйдә ятыйк. Шөкер, хәзерге заманда балаларны төрле яктан үстереп була, – ди ул.

Концертка килгәндә, Азат үзенең бик тә канәгать икәнен яшерми. Казан тамашачысына рәхмәтен җиткерә ул. – Күпме кеше килү дә мөһим түгел иде. Иҗатымны яраталар икән, 50 кеше килсә, алар өчен дә бер дигән итеп чыгыш ясый идек. Бик көчле команда белән эшләдек. Тамашачы күңелен күрәсем килде.

Шөкер, концерттан соң матур сүзләр язалар. Әллә өстәмә концерт куясы инде. Бик рәхәт хисләр белән яшим. Минем җырларымны яратучыларга, терәк булган өчен гаиләмә, барлык якыннарыма чиксез рәхмәт. Алсу белән парлы җырларыбызны башкаруны дәвам итәчәкбез. Ул да концертларымда катнаша. Әле күптән түгел клип төшердек, – ди Азат. Азатның ялгыз гына концерт куюын күпләр аңлап бетермәсә дә, Фазлыевлар шулай килешкән. Азатка җырчы буларак тагын да ныграк үсәр вакыт җитте. Күп еллар иҗатта кайнап, күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган Азат, киләчәккә зур адымнар белән атлый. Ә беренче концертына килгәндә, афәрин генә дияргә кирәк. Тамашачыны урыннан кузгатып биетә алган икән, үзенә ияртеп җырлаткан, җырларын тыңлатып елаткан икән, концертны шәп диясең инде!  

 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы