поиск новостей
  • 26.03 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 26.03 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30, 6+
  • 27.03 "Кара чикмән" Камал театры, 18.30, 16+
  • 27.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 28.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 18.00, 16+
  • 29.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 30.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 18.00, 16+
  • 30.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры, 12.00, 17.00, 12+
  • 31.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 26 Март
  • Рабит Батулла - язучы
  • Марсель Әхмәтҗанов - галим
  • Светлана Говорунова - журналист
  • Данис Зарипов - хоккейчы
  • Абдулла Дубин - диктор, коллекционер
  • Зәринә Хәсәншина - җырчы
  • Хәйретдин Мөҗәй (1901-1944) - язучы
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
  • Сэгать 17.00 сон яисэ суббота,воскресенье эшлэргэ подработка эзлим.ойлэр жыештырырга,бала белэн утырырга ризамын.тел:89196978895 ватцап.
Архив
 
24.02.2024 Ир белән хатын

«Каенанам – алтын, иремнең сеңлесе җанымны ашый!»

Сезгә үз эчемне бушатыр өчен язарга булдым. Миңа шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Юбилеема бик матур теләкләр әйттеләр. Шаккатмалы хәл – әгәр ресторанга җыймаган булсам, үземнең кем икәнемне белмичә яшәгән булыр идем. Ничек шулай икейөзле булып була икән ул?

Иң элек иремнең туганнары шаккатырды. Мин Башкортсанда туып-үсеп, Татарстанның бик гүзәл ягына кияүгә чыктым. Әтиләр миңа 15 яшь чагында Актаныш районына күчте. Казанга укырга килгәч, тормышым үзгәрде. Икенче курста вакытта булачак иремне очраттым. Кызганыч, аның әтисе бик иртә, Ниязга 4 яшь чагында вафат булган.

Әниләре ике улын, ике кызын берүзе, 28 яшендә тол калып үстергән. Каенанама сүз әйтерлек түгел анысы. Әле дә әкренләп үз көнен үзе күреп яшәп ята. Ә менә ике сеңел җанымны ашады инде. Икесенең дә бәхете булмады. Берсенең ире зур урында эшләде. Өенә кайтып кергәне булмады. Сеңел сер бирмәде – кешедән барысын ишетеп торсак та, бәхетле кыяфәт ясады. Тик кияү яшь хатынга чыгып китте. Икенче сеңелнең ире – машина йөртүче. Анысы салгаларга ярата. Үзебезчә матур гына яшәргә тырышсак та, ирсезе йөрәккә тия инде.

Авылга кайта башласаң, ул да иярә. Берәр бәйрәмгә барсак, иң беренче булып килеп җитә. Мин машина йөртү таныклыгы алгач, сиздермичә генә ул да укып чыкты. Ире алып биргән машинасы кар астында череп тора. Рульгә утырырга куркам, ди. Малае үскәнен көтә. Әмма аның безгә тыгылып йөрүе бер дә ошамый. Килендәшнең бәхете бар – алар Чаллыда яши. Каенсеңелгә, әле кияүгә чыгарлыгың бар, дип тә карыйм. 42 яшьтә генә әле ул.

Тик юк, безнең тормышка тыкшынып йөри, үзен уйламый. Минем балаларга алган киемнәремә кадәр тикшерә. Каенанам бер сүз әйтми, ә сеңел йөрәгемә тия инде. Абыйның күлмәгенең төсе матур түгел, чалбары бөгәрләнгән, дип кенә тора. Каты итеп әйтеп карыйм, тик файдасыз. Берәр атна үпкәләп тора да, берни булмагандай, йә шалтырата, йә килеп керә.

Ә юбилейда әйткән сүзләрен белсәгез иде. «Гомерем буе сиңа кызыгып яшәдем. Абыйны да кеше иттең. Балаларың да акыллы. Туганымдай якын син», – ди. Минем як туганнар шаккатты. Ике көн уздымы икән, каенананы хастаханәгә салганым өчен, килеп котырып китте. «Башка чир эләгеп, авырса, бирәм мин сезгә кирәкне», – ди. Явызның явызы инде менә! Торма диярсез, куып чыгар диярсез – ир хакы бар бит! Аны хөрмәт итәм, яратам. Инде сеңелне дә кабул итеп киләм. Бәхетсез кеше нишләсен инде ул… Исемем редакция өчен генә

Фото: фрипик.ком
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы