|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2024 Җәмгыять
Табиблар коткара алмаганБашкортстанның Салават шәһәрендә коткаручылар янган фатирдан бер ирне алып чыккан, әмма медиклар аны коткара алмаган. Үткәрелгән реанимация чараларына карамастан, өч бүлмәле фатирның 64 яшьлек хуҗасы үлгән. Янгын кичә, 20 февраль кичендә Ленин урамының биш катлы йортның соңгы катында чыккан. Коткаручылар фатирда кием-салым януын күргәннәр. Янгын 3 кв.м. мәйданга зыян салган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аның сәбәбен дознаватель ачыклаячак, диләр.
Кызганыч, соңгы арада янгыннар еш теркәлә. Янгыннарда кеше гомерләре өзелүе аеруча аяныч.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|