|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2024 Җәмгыять
Стәрлебаш районында фермер тракторсыз калганБашкортстанның Стәрлебаш районында суд приставлары авыл хуҗалыгы предприятиесенең арест салынган техникасын сатканнар. Берничә ел дәвамында 30 яшьлек шәхси эшкуар салым түләүләрен түләмәгән. Һәм нәтиҗәдә аның 340 мең сум бурычы җыелган. “Суд приставы фермерга финанс бурычларын үтәргә тиешлеге турында хәбәр иткән, аңлаткан. Әмма гражданин бурычларын түләү чарасын күрмәгән. Ир башкарма власть органнары вәкилләренең таләпләрен исәпкә алмаган, шуңа суд приставлары аның милкенә арест салган”, – дип хәбәр итәләр ведомствода.
Фермер закон вәкилләре таләпләренә каршы килмәгән. МТЗ-80 тракторы берничә атна эчендә сатылган. Транспорт чарасын саткан акчаларны салым түләүләрен каплатуга юнәлткәннәр.
Ни хәл итәсең, фермер тракторсыз калган, әмма бурычларыннан котылган.
Фото:Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән.
--- |
Иң күп укылган
|