|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2024 Фаҗига
Яшүсмер кыз һәлак булган "Мерседеста" 400 мең сум акча табылганРостовта Гашыйклар көнендә фаҗига булган. Бер көн элек кенә сатып алган чит ил машинасында гашыйк яшүсмерләр авариягә очраган. Бу хакта "Комсомольская правда - Ростов-на-Дону" яза. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 15 яшьлек үлгән кыздан кала тагын өч егет - 16 яшьлек шофер, 17 яшьлек һәм 24 яшьлек пассажирлар - бик авыр хәлдә.
Чит ил машинасын сатып алыр өчен егет әнисен алдаган - кемгәдер 750 мең сум бурычлы булуын әйткән. Хатын, бердәнбер баласы өчен борчылып, шунда ук банкка кредит алырга ашыга. Тиененә кадәр бөтен акчаны улына бирә. Егет исә 1997 елгы «Мерседес» өчен 350 мең сум түли. Калганын, 400 мең сумны, авариядән соң машинада, рюкзакларның берсендә табалар.
Оперативниклар машина йөрткән яшүсмер белән сөйләшә алмаган әле. Ул бик авыр хәлдә. Тагын бер дусты комада. Авария факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ростов өлкәсе прокуратурасы тикшерүне контрольдә тота.
Иң тетрәндергәне, һәлак булган кыз язмышы. Ул әнисе үлгәннән соң әтисе белән генә тәрбияләнгән. Күптән түгел генә әбисе дә бакыйлыкка күчкән. Фаҗига көнне, төнгә эшкә киткән әтисенең ризалыгыннан башка, аны алдап, телефонын "кара исемлеккә" куеп, әлеге егет янына чыгып киткән...
Кредит акчасына алынган "Мерседестан" исә металл өеме генә калган.
Фото: ЮХИДИ
--- |
Иң күп укылган
|