|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Казанда күп катлы йортта янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгәнБүген төнге берләр тирәсендә Казанның Бертуган Касыймовлар урамындагы 6нчы йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Урынга килгәч, ут белән көрәшүчеләр алтынчы каттагы фатирда әйберләргә ут кабуын ачыклаган. Соңрак янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Кешеләрне эвакуацияләү таләп ителмәгән.
Янгын нәтиҗәсендә 54 яшьлек ир-ат һәлак булган. Хәзер Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.
Фото: пикс абай
--- |
Иң күп укылган
|