|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2024 Җәмгыять
“Зинһар, сеңлемә тавыш бир!”Күптән түгел танышым, үзе дә көч структурасы хезмәткәре булып эшләгән Русланга Ватсап аша танышы түбәндәге эчтәлекле хәбәр җибәргән: “Сәлам, сеңлемә тавыш бирче, җиңәр өчен берничә тавыш җитми! Ул бәйгедә катнаша. Менә сылтама”, — дип яза. “Танышым бит! Ярдәм итәргә кирәк”, — дип ир шул сылтамага баса. Шул секундта Ватсап эшләми башлый. Гүя читтән торып аның телефоны белән кемдер идарә итә. Төрле банклардан йөзләгән СМС килә. Ә аларны укып бетереп булмый. Яшен тизлеге белән килеп, секунд эчендә юкка да чыгалар. Ләкин берсенең эчтәлеген төгәл хәтерли ул. “Сезгә кредит рәсмиләштерелде”. Ир берничә тапкыр телефонын сүндереп тә карый. Ахыр чиктә Ватсап кушымтасын телефоныннан юк итә. Шул арада бер дусты шалтыратырга өлгерә. Баксаң, Ватсаптагы аккаунтына керә алмаган вакытта, мошенниклар аның исеменнән акча сорап һәркемгә: дусларына, хезмәттәшләренә массакүләм рәвештә СМС-хәбәр юллаган: “Сәлам. Бер атнага 30 мең сум акча биреп тора алмассыңмы?” Кайбер дуслары, чыннан да, ярдәм кирәктер дип, акчаны кая күчерик, дип сорарга өлгерә. Җавап озак көттерми. Бер мәгълүм банкның картасы, тышында нәкъ синең фамилияң, исемең. Икеләнер өчен урын юк кебек. Әмма... чынлыкта, акча күчерә башлагач, кемгә күчерүе күренми һәм, гомумән, башка банк килеп чыга. Тиз арада берәү акча күчереп өлгергән.
— Бер яктан, мин гаепле дә түгел кебек. Чөнки ул акчаны сорамадым. Әмма моны дәлилләп кара син, “Намуссыз, мошенник”, — дип, гаеп ташлаулары бар, — ди “бурыч”ын кайтарырга мәҗбүр булган Руслан.
Залина КӘРИМОВА |
Иң күп укылган
|