поиск новостей
  • 27.02 Беренче мәхәббәт, тылсымлы комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 27.02 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
  • 29.02 Полиционер, җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Февраль
  • Ганс Сәйфуллин (1941-2017) - композитор
  • Гөлзада Бәйрәмова - язучы
  • Гөлнар Гарифуллина - журналист
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник.
  • Ялгыз егет. Казанда булмэ снимать итэм. Ватсапка языгыз. 89375249498
  • Казанда бүлмә яки студия снимать итәм без риелторов.89274823084
  • Продаю листы нержавейки 530х630,толщина 3,5мм,запчасти на УАЗ. тел.89178553159
Архив
 
10.02.2024 Язмыш

«Бер-бер артлы мәет җирләдек, бик авыр ел булды»

Суфия апа ипле картлыгын иңли. Балалары тормыш кичә, шөкер, онык-оныкчыклар сөя. Көне сыйлы, өе җылы, үзе тәрбиядә, кадердә. Тик кайчакларда шатлыклары янында борчулары да ишәя, бала хәсрәте йөрәгеннән китми тилмертә.

“Оят булса да әйтим...”
Зарланырга яратучы кешеләргә мин Чистай районының Гаделшә авылына барып чыгарга киңәш итәм. Яшәп тә күрсәтәләр! Иртәнге сәгать өчтән торуга, үзләре әйтмешли, дөңгер-дөңгер килеп, эшләргә ябышалар. Йорт саен ким дигәндә 10 ар баш сыер, бозау, исәпсез кош-корт, сарыклар асрыйлар. Суфия апа Мусинаның да авылда төпләнеп калган өч баласы, үзләренең 80 гектар пай җирләрендә печән, икмәк үстерә, ә ике йортта терлекләр саны 70 баш! 
 
–    Без дә эшләп яшәдек сеңлем, балаларга да шул сүзне әйтәм. Авыл җирендә акчалы эш юк, чарасыздан терлек белән кайнашасың. Минекеләр сөт тапшырып, аена ким дигәндә 60 000 сум акча эшли. Авыл җире өчен әзме әллә? Бик күп! – ди Суфия апа.
Әйтергә генә җиңел, кереме күңелле, әмма эше... Көненә өч тапкыр бер үк эшне чыгып эшлисе.
 
–    Берәүнең дә эшләп үлгәне юк әле, сеңлем. Арысаң ял итәсең. Шуның өчен дә хезмәт ул. Эшкә түзеп була ла, менә йөрәктәге хәсрәтләргә сабыр итүе кыен. Уйлап куям да, әле дә түзә икән минем йөрәк, дим. 17 яшемнән кияүгә чыктым. Риза булып. Килеп сорадылар. Фидаил абыең миннән 8 яшькә олырак егет, әти-әнисе Пермьдә яшәгәннәр. Беренче балалары да шунда үлеп калган. Кайнанамның, Фидаилгә балага узгач, әнисе пешергән борчак чумарын ашыйсы килгән. Авылга кайтканнар. Туры килүен күр син, шул көнне сугыш башланган. Ирен сугышка алганнар, кайнанам әнисе янында калган. Кайнанам Фидаилне ялгыз үстергән. Без аның белән 24 ел бергә яшәдек. Кияүгә чыккач фермада эшләдем. Ике кулга ике төрле эш эләгә иде кайчак, башта сыерларны савам да, дуңгызлар ашатырга керәм. Шуннан өйгә кайтып китсәң икән, җәйләрен кырга җибәрәләр: йә чөгендер, йә бәрәңге чүбе утыйсың. Кырдан туры фермага... Тиен шикелле йөгерттеләр безне заманында, – ди әбекәй. 
 
Эш белән сыналган буын ул. Ярый әле иреннән, гаиләсеннән уңган. 
–    Авылның атаклы Кулибины иде ул. 79 яшенә тиклем яшәде, соңгы сулышын алганчы капкадан кеше өзелмәде. Авыл тулы фермерлар, һәммәсендә катлы-катлы техника. Нәрсәләре генә ватылса да Фидаил абыегыз янына киләләр иде. Йә төзәтеп бирергә, йә запас детальләр сорыйлар, Фидаил берсен дә кире борып җибәрмәде. Соңгысын чыгарып бирер иде мәрхүмкәй. Кемгәдер алтын киңәше дә җитте, кайсыберәүләргә җиңен сызганып, үзе ясап бирде. Фидаил исәнендә капка төбендә чирәм үсмәде, дим. Тегермәндә эшләгән җиреннән гаражга мөдир итеп куйдылар. Яшерен батырын түгел, кадере тагын да артты. Мичләр дә чыгара иде бит. Агач эшеме, тимер-томырмы иренеп тормады инде, ашарга да пешереп куя иде әле. Оят булса да әйтим, берәр киеме ертылса да ямарга миңа кушмады, үзе текте. Аягыңа бәхет уралган, диләр иде миңа. Ул бәхетне бит ватмыйча саклап яши дә белергә кирә. Мин аңа бервакытта да каршы сүз эндәшмәдем, ул баш иде, – ди Суфия апа. 

 “Бер елда – өч мәет”
Илгиз, Фәнис, Нәфис, Илдар, Равил, Гөлнара – Суфия апа белән Фидаил абыйның балалары. Илгиз белән Равил улы төп йортта яшиләр, өйләнмәгәннәр. Илгизе әтисе кебек техника ярата, тракторда эшләгән, күмәк хуҗалык кырларында җир сукалап икмәк иккән. 
–    Фидаил үзе лаеклы ялга чыкканда урынына Илгизне куеп калдырды. “Ул малаемның башы бар, уйлап эшли”, – ди торган иде. Күмәк хуҗалык таралды бит, хәзер ул да өйдә генә. Күп итеп терлекләр асрыйлар. Фәнис улымда дауна чире иде... Сау-сәламәт туган бала, әйбәт үсте, акыллы иде. Прививка ясаткач, әнә шундыйга әйләнде. Үз аягында йөрде ул, безгә әти-әни дип эндәште. Кешене бар ихласы белән тыңласа да үзе сөйләшә белмәде. Үз хаҗәтләрен белеп үтәде, авырлык китермәде. Иртән торгач егетләр кебек җәлт юына да өстәл буена килеп чәйли, рәхмәтен әйтеп китә иде, ямьсез сүзләр әйтмәде. Миңа инсульт булгач, ул бала әтисе кулына калды. Яшьрәк чагында урамнарга чыгып йөрсә дә, соңыннан гел өйдә генә торды. Бикләп тә куймадык, үзе дә чыгам димәде. Ике ел элек 52 яшендә үлеп китте. 10 көн авырып яттымы икән. Бөтен кешенең ковидтан егылган чагы, кеше арасына да чыгып йөрмәде югыйсә, кайсы җире авыртканлыгын да әйтә алмады. Ятты да ятты гына балакаем. Фидаил бер караватта чирләп ятты, ул икенче караватта башын күтәрә алмады, – ди әңгәмәдәшем.
Суфия апаның тагын бер горурлыгы – авылда яшәүче Нәфис улы. Ул да әтисенә охшап, техниканы су кебек эчә икән. 
– Инженерлыкка укымаса да, Фидаил абыйны да уздыра ди, авыл халкы. Хатыны Гүзәл – авылда мәдәният йортында эшли, ике балалары бар – бәхетле яшәсеннәр. Ә менә Илдар улым 50 яше дә тулмыйча үлеп китте бит. Инфаркт дигәннәр. Үз гомеренә бер генә мәртәбә дә авырып карамады. Киченнән сөт җыючы Марсның мунчасына ут керткән. “Арыдың Илдар, иртәгә эшләп бетерерсең”, – дигәч: “Нинди иртәгә, бүген эшләп бетерәсе...” – дип, эшен төгәлләгәч кенә өенә кайтып киткән. Кайтуынча кибеткә кереп, бурычларын түләгән. Белгән кебек. Йокыдан торгач, Равилга шалтыраткан.  “Хәлем бик авыраеп тора, кил әле”, – дигән. Равил шәфкать туташын алып килергә дип киткәч, артыннан ук үлгән дә. Аны да ике ел элек җирләдек, бер-бер артлы мәет җирләдек, бик авыр ел булды ул. Илдарым авылның карап торган электригы иде. Сөт саву аппаратын көйлисеме, ут кертәсеме, су насосларын җайлыйсымы, ут бетәме, чыбыклары өзеләме гел Илдарда иде гозерләре. Төн үзәгендә чакырсалар да торып бара иде, әллә күз тимеде икән үзенә дим. Бөтен авыл сагына үзен. Хатыны Ләйсән дә өзгәләнә, ике бала әтисез. Равилем каравылчы булып кына эшләсә дә, кырдан кайтып кергәне юк. Үзебезнең җирләрне эшкәртәләр. Үз җиреңдә хәсиятләп эшләсәң генә ашыйсың бит ул, – ди Суфия апа.
 
Бәлки картлыгында тигез канатлы булса, Суфия апага берникадәр җиңелрәк тә булыр иде. 
 
–    Ашказаны асты бизе авырта иде аның. Бик тәвәкәәл кеше иде, операция ясатты. Ун ел яшәде әле шуннан соң. Уңышлы чыкты, дип куандык. Үзе исән чагында: “Фәниснең бар кадере безнең белән, үзебездән калмасын иде” – дип гел теләде. Соңгы көненәчә Фәнисне үзе мунча кертте. Ике бер үк көнне авырый башладылар. 3 көн аермасы белән бер-бер артлы үлеп тә киттеләр. Башта Фидаилне озатып чыгардык. Әтисе артыннан Фәнис тә китеп барды. Фидаил үзеннән калдырмады Фәнисне... Бер ел эчендә – өч мәет. Гөлнара кызым Илдус кияү белән Чистайда яшиләр. Бар мәшәкать аның өстендә. 10 еллап торсалар да балалары юк. Башта бик борчылганнар иде дә, хәзер күнделәр инде. Кайчан гына шалтыратсак та кайтып җитәләр, рәхмәт. Аш-суга да бик оста, кайтып керүгә пешеренергә керешә. Бөтен мәҗлесләрне ул үткәрде, киленнәрем дә ярдәм итте, кызымны гына аерып мактыйсым килми. Киленнәрем дә бик уңганнар, – ди ул.
 
Бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта, дисәләр дә, әбекәйнең күзенә туры карап, кайсы баласын күбрәк сагынганын да сорадым. 
 
–    Илдарымны сагынам.... Гөлнара туганчы Илдар улым кызлар урынына иде. Чаршауларны юып китәм дә, кипкәч, алып керә дә үтүкли. Савыт-сабаны да, идәнне дә үзе юа, аш-су пешергәндә яныма килеп баса да, миңа ияреп нидер эшләргә кызыга иде. Арада ул шәһәр егеләре кебек ыспай, матур сөйләшә белде. Кирәкмәгәнгә акча түкмәде. Башкалар биленә кадәр батып кайтканда, Илдарның бутый чите генә буялыр иде, аның чисталыгы кызларда да юк! Ындыр табагында эшләгәндә төшке ашка өйгә кайтып килә иде. Шул арада ике носкиен ике кулына киеп юа да, мотоциклының руленә киертеп кереп китә. Җәй челләсендә үзе ашап чыкканчы тегеләре кибә дә. Чистаны киеп тә китә, – ди Суфия апа.
 
Ана хәсрәтенә җиңеллек бирерлек сүзләр табу мөмкин түгел. Суфия апаның саулыгы какшап торса да, үзен-үзен йөртерлек егәр, көч-куәт телибез. Сабырлык, түземлек аңа
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»