|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2024 Җәмгыять
Халык синоптигы Рәис Шәкүров: Әдгам бураны да булмады бит әлеНоябрь ахырында ук Арча районының халык синоптигы Рәис абый Шәкүров, көрәкләрегезне әзерләп куегыз, карлы кыш килә, дип кисәтеп куйган иде. Сүзе, гадәттәгечә, хак булды: декабрьдән бирле яуган карны көрәр өчен бер генә түгел, икешәр көрәк тузгандыр. Туктый белмичә яуган бу кадәрле кар белән су басу куркынычы да юк түгелдер. Бу уңайдан Рәис абыйның фикерен беләсе килеп, шалтыраттык.
– Көрәкләрен яшереп куймасыннар, бураннар тагын булачак, – дип башлады ул сүзен. – Язны марттан башлана дисәк тә, чын кыш гадәттә 15 мартларга кадәр сузыла. Әдгам бураны да булмады бит әле.
– Анысы нинди буран соң аның? Беренче ишетүем...
– Безнең авылда Әдгам дигән кеше февральдә буранлы көндә хатыны, яшь сабые белән атка утырып чыгып киткән була. Юлда адашкач, хатыны белән баласын салам эскертендә калдырып, юл эзләп китә. Кире килгәндә, алар өшеп үлгән була. Февраль аендагы көчле буранны безнең авылда шулай дип әйтәләр.
1979 елның декабрен дә искә алды ул. Ул вакытта кар тагын да күбрәк яуган. Уңыш та яхшы булган.
– Кар күп булган елны уңыш уңар. Быел да икмәк белән бәрәңге уңышы яхшы булырга тиеш, – ди Рәис абый.
Су басулар булыр дип борчылмый. Ни өчен дигәндә, җирдә туң юк. Көз дә коры килгәч, җир дымны сеңдереп бетерергә тиеш дип саный.
– Яз иртә килер төсле түгел, вакытында киләчәк. Көчле яңгырлар булмаса, карны үз җае белән эретеп бетерергә тиеш, – ди халык синоптигы.
Җирдә туң юк
Буада яшәүче ветеран-агроном, блогер-бакчачы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов та искә алды ул 1979 елны, әмма декабрен түгел, язын. Белгәнегезчә, 1978 елның соңгы ике көнендә Татарстанда кайбер районнарда салкынлык 50 градуска җитә. Ул елны җирдә туң була һәм 1979 елның язы да соңга кала.
– 27-28 апрельдә генә җылыта башлады. Ике-өч көн эчендә җылылык 20-22 градуска җитеп, Зөя елгасы аша салынган күперләр акты. Елга урыны белән алты чакрым киңлеккә кадәр киңәйде. Алдагы ай ярымның ничек киләсен белеп булмый. 1979 елгы кебек яз аномаль салкын булыр дип уйламыйм. Кар дымга туенмаган, көпшәк. 10 сантиметр кар 10 миллиметр суга тәңгәл, хәзер кар катламы 100 сантиметр дип алсак, 100 миллиметр су дигән сүз. Еллык явым-төшем 600-700 миллиметр булуын истә тотканда, бу зур сан түгел. Әмма без бәрәңге базын, идән астын, су килү юлларын барыбер карап торырга тиеш, – диде ул.
Җәй коры киләчәк
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, галим Олег Шайтанов та борчылмаска куша.
– Җир азрак туңган саен, су басу куркынычы кимрәк. Бигрәк тә кар күп яуганда. Калын кар катламы астында җир үзе җылына башлый. Быел республиканың өчтән бер өлешендә җир 15-20 сантиметрга кадәр туңды. Кайбер районнарда хәтта туң бөтенләй юк, чөнки көз сузылды һәм җир катырга өлгермичә, кар яуды, – ди ул.
Чагыштыру өчен: 1970-80 елларда республикада туң 1,5 метрга кадәр тирәнлеккә төшкән вакытлар булган.
– 80 нче еллардан соң ул кими башлады. Узган гасырның соңгы 20 елында республикада туң уртача 90 сантиметрны тәшкил итте. Хәзер исә – 40-45 сантиметр гына.
– Кышлар җылы килгәнгә шулаймы ул?
– Моннан 40-50 еллар элек җир октябрь ахыры-ноябрь керүгә үк туңа башлаган. Хәзер исә ноябрь ахырында гына. Ә инде кар киресенчә элек җир туңып бер ай үткәч кенә яварга керешсә, соңгы елларда, мисалга узган елны туфрак туңып ике көн үткәч яуды. Туфрак туңарга өлгермәде. Хәзер дә кар астында эреп ята ул. Шуның белән язга су басулар куркынычы да көтелми. Әмма ел да су баса торган җирлекләрдә ул булмый калмас.
Олег Шайтанов фаразлавынча, яз иртә килергә җыена. Кар февральдә үк эри башлаячак. Ә менә җәйгә фаразлары бик үк күңелле түгел.
– Биш-алты ел рәттән коры җәй килә дә, аннан шуның кадәр үк, бөтенләй дымлы булмаса да, бераз яңгырлы җәй була. Мисалга, 2009-2014 елларда җәй рәттән коры булды. Аннары һава торышы йомшарып китеп, бераз яңгырлы җәй килде. 2021 елдан тагын явым-төшемсез җәй күзәтелә. Агымдагы елда, 2025 елны да кертеп, коры булыр дип көтелә, – ди белгеч.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|