|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2024 Җәмгыять
Татарстанда яңа атна +1 градуска кадәр җылыну белән башланаТатарстанда яңа атна җылыну белән башлана – бүген көндез һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ. Республикада болытлы һава, иртән 5 мм, көндез 1 мм-га кадәр кар һәм юеш кар явачак. Синоптиклар буран һәм көчле җил турында кисәтә, аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанлыларны шулай ук юлларда кар көртләре һәм бозлавык турында кисәтәләр.
--- |
Иң күп укылган
|