|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2024 Шоу-бизнес
Андрей Губин эстрадага кайтырга җыенаАндрей Губинның хәле яхшырган. 90нчы еллар йолдызы быел эстрадага кайтырга ниятли. Исегезгә төшерәбез “Мальчик-бродяга”, “Лиза”, “Такие девушки как звёзды” җырлары белән танылган Губинның йөзенең бер өлешен паралич суккан иде, шул сәбәпле аның дикция белән проблемалары барлыкка килгән. Күптән түгел 49 яшьлек Андрей Губин тулысынча тикшеренү үткән, шул исәптә онкологик тикшерү дә. Медицина процедуралары җырчының хәле әйбәт, анализлары тәртиптә икәнен күрсәткән. SHOT Telegram-каналына җырчы үзе сөйләвенчә, йөзенә кагылышлы проблемаларны исәпкә алып, табибларның ахыргы диагнозы тәки куелмаган, алар фикеренчә, бу нибары невралгия.
Әлеге вакытта Губинның йөзе һаман авырта. Әмма ул янә сәхнәгә чыгып җырлый алуына өметен өзми, җырчы моның өстендә эшли башлаган да инде. Губин берничә хит язган. Вокаль сәләтләрен җырчы ел дәвамында тергезергә уйлый. Әгәр инде сәламәтлеге мөминлек бирмәсә, ул җырларын бүтән башкаручыларга сатачак.
Губинны тавышсыз да корпоративларга чакыруны дәвам итәләр. Заказ ясаучылар аның белән болай гына утырып “аракы эчәргә” дә риза, диләр. Әмма андый кичәләрдән җырчы баш тарта.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|