поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 09 Декабрь
  • Лениза Назлы - ди-джей
  • Хәсән Туфан (1900-1981) - язучы
  • Алексей Песошин - дәүләт эшлеклесе
  • Альбина Асылгәрәева - журналист
  • Нәҗибә Әминева - шагыйрь
  • Идият Әширов - шагыйрь
  • Абдулла Али (1925-2011) - җәмәгать эшлеклесе
  • Зөфәр Сәхәбиев - баянчы
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
01.02.2024 Хәвеф-хәтәр

Мәктәп балалары җиңел генә акча эшләргә уйлаган

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән 84 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Пенсионер хатын сөйләвенчә, аферистлар аңардан “Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте!” дигән схема буенча акча алырга маташкан.

Әлегә билгеле булуынча, гариза язган ханым телефонына билгесез номердан бер адәм шалтыраткан да, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, киленегез авария ясады һәм ул  гаепле дип хәбәр иткән. Мошенниклар җинаять җаваплылыгыннан кача алу мөмкинлеге өчен 100 мең сум акча таләп иткән.
 
Шалтыратучы курьерларны җибәргән һәм ханымнан кулакча бирүен сораган. Нидер сизенгән пенсионер хатын полициягә шалтыратырга уйлаган. Курьерлар акча артыннан килгәндә аларны патруль-пост хезмәте полицейскийлары көтеп торган инде.  Алар Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә укучы  17 яшьлек шикләнелүчеләрне тоткарлаган.
 
Соңрак мәктәп укучыларының курьер булып эшләүләре ачыкланган, тоткарланган моментта алар заказ үтәгән. “Эш”не алар мессенджерларда тапкан. Малайларның бурычлары “эш бирүче” әйткән адреслар буенча акчаларны алып, күрсәтелгән банк исәпләренә күчерүдән гыйбарәт булган. Әмма үсмерләр беренче эш көнендә үк тотылган.
 
Тоткарланган үсмерләр барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Алар, имеш, үзләренең махинацияләрдә катнашуларын белмәгән, нибары кушылган эшне генә үтәгән. 
 
Чыганак: bashinform.ru
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 01.02.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе