|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2024 Җәмгыять
Татарстанда февраль аенда һава торышының ничек булачагын әйткәннәрКөчле бураннарга карамастан, Татарстанда аномаль су басулар көтелми. Шул ук вакытта февральнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 7 градуска югарырак булачак. КФУ метеорологы Тимур Әүһәдиев, шулай ук Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров “БИЗНЕС Online” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. “Хәзерге вакытта Россиянең Европа өлешенә җылы һава дулкыны үтеп кергән. Әмма вакытлыча гына бу. Якындагы көннәрдә Казанда һава температурасы нульгә якын булачак. Димәк, кар эриячәк. Ләкин су басулар көтелми, чөнки әле кышкы ае белән барабыз”. – дигән КФУ метеорологы. Әүһәдиев сүзләренә караганда, февральдә һава температурасының нормадан югарырак булачагын шикләнмичә әйтергә мөмкин. “Бу айның уртача температурасы -10 градус. Февральнең беренче декадасында нормадан якынча 7 градуска җылырак булачак”, – дип билгеләп үткән белгеч. Сергей Захаров та коллегасы сүзләрен куәтләгән. Шул ук вакытта ул Татарстанда якындагы өч көндә якынча 10 мм күләмендә явым-төшем көтелүен әйткән.
--- |
Иң күп укылган
|