|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2024 Җәмгыять
Татарстанда картлык буенча пенсия күләме арттыСоңгы ике индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга артты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә. Узган елның гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан 7,5 процентка индексацияләнгән.
Узган ел 34 меңнән артык кешегә пенсия билгеләнгән. Бу исәпкә медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча рәсмиләштерелгән пенсияләрне гаризасыз билгеләү дә керә.
Бөек Ватан сугышы инвалидларының уртача пенсия күләме 38 мең сумнан артып киткән. Инвалидлыгы булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ул — 52 мең сум, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарыныкы — 34 мең сум.
Фото: freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|