поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.01.2024 Әдәбият

Әдәби бәйге. Әдәбиятка җан өрде, язучыларны «уятып» җибәрде

Әдәбиятка җан өрде, язучыларны «уятып» җибәрде. Киң җәмәгатьчелек арасында шактый кызыксыну тудырган ябык әдәби конкурс турында шулай дияргә яраталар. Быел аның икенчесе үз нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, конкурста җиңгән әсәрләр укучыга барып җитәчәк. Әлегә жюри әгъзалары һәм җиңүчеләр белән сөйләшик. Быелгы конкурстан канәгатьме алар? Конкурс бүгенге әдәбиятка нинди «диагоз» куярга ярдәм иткән?

Көтмәгәндә, уйламаганда…

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән конкурсның тугыз номинациясендә җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертлар инде ачылды. «Роман» номинациясендә җиңгән авторларны февраль аенда беләчәкбез. Романнар инде бер кат укылып чыккан. Димәк, быелгы конкурска тулы бәя бирергә була.

Сыйфат һәм эчтәлек турында сөйләшүгә күчкәнче, саннарга күз салыйк. Быел конкурска 1641 эш килгән. Чагыштыру өчен: беренче конкурста 1470 эш кабул иткән булганнар. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары мондый нәтиҗә көтмәгән дә. Конкурс комиссиясе әгъзасы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин шулай ди.

– Яңалык булгач, беренчесендә күп катнаштылар, бу юлы кимрәк булыр инде дип уйлаган идек. Ләкин килгән эшләр саны без уйлаганнан да артыграк булды. Сыйфатка килгәндә, жюри әгъзалары бигрәк тә проза әсәрләрен югары бәяләде, тема ягыннан төрлелеккә игътибар иттеләр, – дип сөйләде ул безгә.

Ә поэзиягә килгәндә, быел поэмалар белән шигырьләрне берләштергән булганнар. Поэмалар күп булмас дигән фараз белән эшләнгән ул. – Ләкин поэмалар да, шигырьләр дә шулкадәр күп килде ки, жюри әгъзаларына өч урын билгеләү шактый кыен булды, – диде Рөстәм Галиуллин. Конкурста җиңүчеләрнең әсәрләре «Казан утлары»нда басыла. Беренче конкурстан соң журнал укучыларыннан шактый яхшы кайтавазлар килгән.

– Журнал өчен шактый яңа исемнәр дә ачтык. Без бит җиңүчеләрнең генә түгел, башка катнашучыларның да әсәрләрен бастырдык. 30–40 яшьләр тирәсендәге моңарчы безгә таныш булмаган шактый авторлар табылды. Алга таба да аларның иҗатын күрербез дип ышанам, – диде Рөстәм Галиуллин.

Яңа исемнәр

Жюри әгъзаларының берсе, Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратның да быелгы бәйге турындагы фикерен белештек. «Әйбер күп булгач, сайлап алу да рәхәтрәк», – ди ул.

– Сан сыйфатка әйләнә дигән кагыйдә бар бит. Бу очракта да конкурска килгән эшләр санының ишәюе – һичшиксез, уңай күренеш. Романнар гына да 23 булган бит! Әдәби процессны «яндырып» җибәрү, язучыларның күңелен күтәрү ягыннан гына карасаң да, бу конкурсның әһәмияте зур. Ул дәвам итәргә тиеш, – дип сөйләде ул безгә.

Конкурсның тагын бер әһәмиятле ягы – яңа исемнәр барлыкка килү. Газинур Морат сүзләре белән әйтсәк, бер үк язучылар гына катнашып, бер үк кешеләр генә җиңеп торса, ул кадәр файдасы булмас иде. –

Беренче тапкыр уздырылган конкурста проза номинациясендәге эшләрне укыдым. Ул чакта Наилә Харисова исемле ханым гаҗәпкә калдырган иде. Быел миңа шигъри әсәрләр укырга туры килде. Шулай ук моңарчы ишетелмәгән авторлар шактый очрады. Әйтик, Гөлсәрия Басырова исемле ханым II урынга лаек булды. Гомумән, әсәрләрне укыганда шулкадәр профессиональ язылганнары очрый да, җитлеккән язучыдыр инде бу, дип уйлап куясың. Баксаң, ул синең өчен бөтенләй яңа исем була. Мондый авторлар килеп чыга икән, димәк, конкурс үз максатына ирешә, – дип сөйләде шагыйрь.

Шигъриятебез исәнме?

Шулай ук шигъри әсәрләрне бәяләгән жюри әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та конкурска килгән эшләрдән бик разый калган.

– Миңа 100гә якын шигъри әсәр укырга туры килде. Бер карасаң, бик катлаулы эш. Әмма, икенче яктан, бу әсәрләрне укып чыккач, зур канәгатләнү хисе кичердем. Чөнки минем алдымда бүгенге шигърият панорамасы ачылып киткәндәй булды. Ул исәнме? Үсештәме? Шагыйрьләребезне нинди проблемалар кызыксындыра? Безнең әдәби телебез ни хәлдә? Шушы сорауларга җавап таптым. Һәм, дөресен әйткәндә, уңай җавап алдым, – ди ул.

– Билгеле, сүз боткасына тартым булган, сүзләр җыелмасыннан торган шигырьләр дә, хикмәте, милләт гаме булмаган әсәрләр дә очрады. Ләкин бу – табигый хәл. Гомумән алганда, бүген шигърият үсештә дип уйлыйм. Тарих, тамырлар, үткәннәр, милләт. Конкурстан чыгып кына нәтиҗә ясасаң, бүгенге шигърият һәм шагыйрьләр – әнә шул дулкында.

– Тарихи тема, үткәннәргә караш, тамырларыбызның тирән булуына ишарә бигрәк тә поэмаларда күзәтелә. Безнең шигъриятне элек-электән борчыган мәсьәләләр бүген дә актуаль. Милләт темасы, аның яралары, тел язмышы, киләчәк турында уйланулар шулай ук еш очрады, – дип сөйләде Зиннур Мансуров.

Бала күңеле…

Балалар шигъриятенә дә бәя биргән жюри әгъзасы булгач, Зиннур әфәнде белән балалар һәм үсмерләр әдәбияты турында да сөйләшми булдыра алмадык. Әлеге бәйге әдәбиятыбызның бу катламындагы «бушлык»ны тутыра алырмы?

– Балалар өчен язылган әсәрләр сөендерде. Кайбер авторларның педагогик белеме булуы да сиздерә. Бала күңелен аңлап язылган, балаларны җәлеп итә торган әсәрләр укырга насыйп булды. Без балалар һәм үсмерләр әдәбияты җәһәтеннән канәгатьсезлек хисе белдерергә яратабыз инде. Әйтик, шул ук совет чорында балалар өчен язучы авторлар күбрәк иде. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә язу традициясе бар иде. Бүген бу традиция дә югала. Ләкин конкурска килгән әсәрләр буенча гына нинди дә булса нәтиҗә чыгару дөрес булмас. Конкурста катнашмаган әдипләребез дә бар бит. Әмма шунысы хак: бу чара әдәбияттагы тенденцияләрне, яңа «чир»ләрне ачыкларга бик ярдәм итә, – дип җавап бирде Зиннур Мансуров.

«Повестьны башлаганда ук балалар, үсмерләр өчен дип тәгаенләгән идем, андый әсәрләргә кытлык икәнен яхшы беләм», – ди «Повесть (үсмерләр әдәбияты)» номинациясендә I урынга лаек булган Айгөл Әхмәтгалиева. Чаллыда яшәп иҗат итүче язучының тагын бер әсәре «Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)» номинациясендә II урынны алды.

– Күптән бер җиңел рухтагы, балалар да, олылар да рәхәт бер җылылык белән укый торган әсәр язасым килә иде. Максатыма ирештемме икән – анысын укучылар әйтер инде, – ди ул «Без андый малай түгел» повесте турында. – Балалар, бигрәк тә үсмерләр өчен ни дә булса иҗат итү бик авыр. Үз җаның алар җаны белән бәйләнмәсә, аларны ни борчыганын аңламасаң, языйм әле, дип кенә ясалма әйбер тудырудан ни мәгънә? Минем үземне менә шушы әйбер һәрчак чабудан тартып тора. Бервакыт язучылар съездында шул елдагы балалар әдәбияты турында доклад әзерләүне миңа тапшырганнар иде. Ай буе алдымда китаплар, газета-журналлар өелеп торды, кат-кат укып, бермәлне хәтта күз яше белән елап алдым. Балалар өчен сыйфатлы, чын әсәр дигәннәрен бармак белән генә санарлык сайлый алдым да, үземне артык таләпчәнлектә битәрләп игәүләдем. Шул чактагы төп ачышым – балалар һәм үсмерләр өчен язганда язучының ихлас булуы, ясалмалыктан качуы һәм үгет-нәсыйхәт бирмәве мөһим икән. Ә бу исә бер дә җиңел түгел…

Лилия Гыймазова, "Ватаным Татарстан" газетасы


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»