|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2024 Җәмгыять
"Ничек исән калганбыздыр — белмим”Арча районы Сөрде авылында яшәүче Раил Һадиев яшьлеген сагынып язган. “Балачак... Мәңге үтмәс кебек тоелган бәхетле балачак. Абыйлардан калган пәлтәне киеп, шыгырдап торган каты кар өстеннән болын буйлап мәктәпкә бара идек. Укудан кайткач, бер телем кара ипигә каймак ягып, шуның белән бер чынаяк чәй эчеп, әти кушып калдырган эшләрне эшләгәч, уйнарга чыга идек. Эшләмәсәң, икенче көнне уйнарга чыгармыйлар иде. Без үскәндә, әти сүзе закон иде. Рәхәтләнеп чана шудык, койма буйларында тирләп-пешеп окоп казыдык. Вакытында кайтмасак, өйдәгеләр эзли чыга иде, әй орышалар иде соңыннан. Безгә кызык иде, мәңге шулай уйнарга риза идек.
Утыз градус салкында да урамнан кермәдек. Әле ярый без үскәндә компьютер дигән афәт чыгып, җансыз виртуаль уеннар шул бәхетле балачактан мәхрүм итмәде.
Үзебез уеннар уйлап чыгарып, уйнап үстек. Кечерәк вакытта, уйнарга уенчык булмагач, шакмакка шакмакны кадак белән кагып, трактор ясадык. Менә шунда чүкеч тотып, бармакка суга-суга, кадак кагарга өйрәндек. Кешедән калган кием кисәк тә, күңел һәрчак күтәренке булды, моңаеп өйдә утырмадык. Ул вакытта тормышлар да бер чама булгандыр инде. Барыбыз да бер тиң идек, арада көнләшү юк, дуслар да чып-чын иде. Бер-береңне түбәнсетү, кимсетү безнең өчен ят иде. Яз көне тау битләре кардан арчылгач, какы, кузгалак, лапас артыннан яшь кычыткан, песи борчагы җыеп ашап, 35 тиенлек “Лимонад”, “Тархун” алып, каен суы җыеп эчеп, исән-имин килеп җиттек кибет киштәләрендә составына химик элементлар кушып эшләнелгән чипсы, төрле-төрле “энергетик”лар тулып яткан, бер кызыксыз интернетлы заманга.
Уч тутырып кар ашап, пәлтәләргә бозлар катканчы карда аунап, боз сөңгеләрен сындырып кимереп, язгы ташу суларында яланаяк йөреп ничек исән калганбыздыр — белмим”.
Ә СЕЗДӘ НИНДИ ХАТИРӘЛӘР?
Фото: Раил Һадиевның “ВКонтакте” битеннән.
--- |
Иң күп укылган
|