|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2024 Җәмгыять
Әтнәдә дүртенче баласын өендә үзе таптырган ир: "Кычкырып йөрү килешмәс дидек"Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган. Әлеге герой атаның кем булуы белән кызыксынып шалтыратучылар да булды. Бу турыда «Әтнә таңы» яза. Чыннан да, буранлы көннәрдә районда шатлыклы вакыйга булган. Бер гаиләдә дүртенче бала дөньяга килде. Вакыйга шулкадәр тиз була, сабый тизрәк дөньяга туарга ашыга. Көннең буранлы булуы да үз эшен эшли. Әти кешегә үз сабыен үзенә үк якты дөньяга туарга ярдәм итәргә туры килә, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
«Шулай итеп, гаилә башлыгына кендекче әти булырга туры килгән. Герой, батыр йөрәкле әти кешедән бу хакта сораштык, әмма аларның үзләре турында яздырасылары килмәде. Аны да аңларга була, диелгән хәбәрдә.
«Син бик батыр, герой икәнсең. Курыкмадыңмы?», - дип сорауга ул:
– Монда бернинди геройлык та юк. Мин хатыныма булдыра алганча ярдәм иттем. Ул үзе дә миңа ярдәм итте. Икебезнең югалып калмау инде бу. Шөкер, балабыз исән-сау. Хатыным да үзен яхшы хис итә. Без уйладык та, алай кычкырып йөрү килешмәс дидек, – диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|