|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2024 Мәдәният
Тинчурин театрында яшьләр өчен квизлар старт ала13 февральдә 16.00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» уздыра. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышлана. Әлеге чаралар даими уздырылачак дип планлаштырыла. Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк: https://forms.gle/3jhhE1XDQ5ff62iAA Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин. Әлегә командасы булмаган, тик уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплаячак.
--- |
Иң күп укылган
|