|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Менделеевск районы башлыгы мошенниклар аның исеменнән хәбәр таратуы турында кисәттеМенделеевск районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, мошенниклар аның исеменнән хәбәр җибәрә башлаган. Бу хакта кисәтеп, ул социаль челтәрләрдә үз аккаунтында пост чыгарган. «Дуслар, игътибарлы булыгыз. Мессенджерларда минем исемемнән хәбәрләр килә. Аңа ышанмагыз! Мин телефон номерын үзгәртмәдем һәм хәбәрләр аша эш кушмыйм», — дип язган район башлыгы.
Ул шулай ук район турында рәсми мәгълүмат аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында һәм район сәхифәсендә булуын искәрткән.
Исегезгә төшерәбез, мошенникларның мондый омтылышлары турында элегрәк вице-премьерлар Марат Җәббаров һәм Олег Коробченко, шулай ук башкаланың туризм комитеты рәисе Дарья Санникова хәбәр иткән иде инде. Шуннан соң Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы телеграмда үзен түрә итеп күрсәтүче мошенниклар турында кисәтте.
Элегрәк «Татар-информ» Беренче каналда «Антифейк» тапшыруына Мамадыш музее проекты эләгүе турында хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|