поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
24.01.2024 Мәдәният

“Яңа Третьяковка залында картина герое булырмын дип уйламадым да”

Кама Тамагы районының Иске Барыш авылы комбайнчысы Шамил Нуруллинның портреты бүген Яңа Третьяковка залында эленеп тора. Чаллы рәссамчысы Татьяна Низамова ясаган портрет ул.

–    Урып җыю вакытында кырда төшке ашны ашаганнан соң комбайныма менеп утырам дигәндә генә, бер рәссам килеп, тәгәрмәчкә сөялеп утырыгыз әле, фотога төшерәм, диде. Кемнәр кемнәр, рәссамнарның әле безгә килгәне юк иде. Картина герое булырмын да, портретым Мәскәүдә эленеп торыр дип бөтенләй уйламадым. Аның турында оныткан да идем, – ди ул, көлеп.
 
Шамил абый тумышы белән Иске Барыш авылыннан. Мәктәптә укыганда ук комбайнер ярдәмчесе булган. Автотранспорт техникумында укыганда да каникулларда кырда эшләгән. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, туган колхозында эшкә кала. Мастерской мөдире булып та эшләргә туры килгән. Озак еллар инде "Август-Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә тракторчы-машинист булып эшли. 
 
– Авыл кешесе эштән курыкмый ул. Җирне, җирдә эшләүне ярата. Көннәр озая башлады, язгы көтәбез, – ди ул. 
 
Тиздән Шамил абый 61 яшен тутыра. Үзен яраткан эшендә, яраткан комбайны янында сурәтләнгән картинаны да туган көненә бүләк дип кабул иткән.
 
Әлеге картина "Хезмәт сәнгате" күргәзмәсендә урын алган. "Вакыт, алга!" фестивале кысаларында рәссамнар җәй көне кырга чыгып, авыл уңганнары белән танышып кайткан булган. Бу “Август” компаниясенең шундый беренче тәҗрибәсе. 
 
Татьяна Низамовадан кала, Яңа Третьяковкага «Август» предприятиесе мәйданчыкларында эшләгән тагын өч рәссамның эшләре куелган: алар – Наталья Смирнова, Алексей Волков һәм Катерина Фехер картиналары.
 
Күргәзмә ачылышында “Вакыт, алга!” фестивале идеологы, билгеле сәнәгатьче Константин Бабкин билгеләп узганча, кешеләрне иҗади хезмәткә һаман саен күбрәк җәлеп итү ил файдасына гына эшли. “Яшьләр предприятиеләрнең эш процессларына башкача карый башлый. Предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә: рәссамнарны чакырып, заказлар бирегез. Аларга булышлык күрсәтегез, чөнки болар барысы да безнең тормышыбызны бай, бай һәм матур итә" дигән ул күргәзмә ачылышында.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 24.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы