|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2024 Җәмгыять
Декреттагы әтиләр өчен яхшы яңалыкБала карау буенча ялда булган әтиләргә әниләр белән беррәттән һөнәри белем бирү һәм хезмәт базарында кирәкле һөнәрләргә квалификация күтәрү буенча социаль гарантияләр дә биреләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Светлана Бессараб сөйли. "Эш шунда ки, яңа ел алдыннан минем хатыма Русия Федерациясе Хөкүмәте җавап бирде. Бездә элек бала карау ялында булган әниләр генә бу хокукка ия иде. Бу тема өчен озак көрәшергә туры килде, ләкин ахыр чиктә миңа уңай җавап бирделәр. Мин моңа бик шатмын", – дип уртаклаша депутат.
2024 елның 1 гыйнварыннан Русиядә йөклелек һәм бала табу һәм балаларны яшь ярымга кадәр карау буенча пособиеләрнең максималь күләме артты. Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең чик күләме 383 меңнән 565 мең сумга кадәр күтәрелгән. Ә баланы яшь ярымга кадәр карау буенча түләүләр эшләүче аналар өчен аена иң күбе 49 мең сум тәшкил иткән (2023 елда бу сумма 33,2 мең сум булган).
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|