|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2024 Фаҗига
Ландыш Баһави: "Кызы үлгәнен әнисенә әле дә әйтә алмыйбыз"Яңа ел бәйрәмнәренең күңелле мизгелләре җырчы Ландыш Баһави гаиләсе өчен кайгы-хәсрәт белән алышынган. Энесе гаиләсе белән юл һәлакәтенә очраган. Авариядә аларның 6 яшьлек кызлары Аделина үлгән. — Төгәл ничек булганын белмим. Шунысы аяныч, авариядә чәчәк кебек Аделинабызны югалттык. Киленебез Светлана авыр хәлдә хастаханәдә ята, — ди Ландыш. — Светлана — удмурт кызы. Энемә кияүгә чыккач, ислам динен кабул итте. Ул — шундый чиста, пөхтә, акыллы, ягымлы хатын. Хастаханәгә илткәндә комада булган. Хәзер күзләрен ачты. Юл һәлакәтендә эчке әгъзаларына, умыртка баганасына зыян килгән. Бөтен җирендә трубка. Сеңлесе гел янында саклый. Әлегә аңа кызының үлеме турында әйтмәдек, бу хәбәрне кичерә алмас дип борчылабыз...
Алмаз белән Светлана күптән түгел генә яңа фатир алганнар. Кызганыч, машина кредиты, ипотека да түләнеп бетмәгән. Бала югалту хәсрәтен дә кичергән гаилә хәзер бик авыр хәлдә. Җылы сүз, матди ярдәмгә дә мохтаҗ алар. Әлеге фаҗигагә битараф булмаучылар аларга 8-917-287-66-31 (“Тинькофф” картасына беркетелгән, Ләйсән Хәсбиуллина И. исемендә) һәм 8-917-920-44-74 (“Сбербанк” картасы, Ландыш Альбертовна А. исемендә) телефон номерлары аша ярдәм итә ала.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|