|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2024 Җәмгыять
Түбәдән төшкән боз кисәге баланың башын ярганБоз кисәге Мәскәүнең Зоя һәм Александр Космодемьянскийлар урамындагы 9 катлы йорт түбәсеннән бер яшьлек бала өстенә төшкән. “МК” язуынча, 21 гыйнвар көнне яшь балалы гаилә дусларына кунакка килгән. Подъезд төбендә домофон аша фатир номерын җыйганда бу хәл. Автомобиль кәнәфиендә йоклаган баланы әтисе тоткан булган. Түбәдән төшкән 15*15 см зурлыктагы боз кисәге нәкъ нәни йоклаган автокреслога эләккән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, хәтта автомобиль кәнәфие конструкциясе җимерелгән. Баш сөяге сынган баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар аның баш мие никадәр зыян күргәнлеген ачыклаячак.
Боз кисәге баланың әнисенә дә тигән, аның күчтәнәчкә дигән тортын кулыннан бәреп төшергән. Кызы яткан реанимация ишеге төбек саклар өчен ул госпитализациядән баш тарткан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|