|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Өшеп беткән 4 яшьлек кызны урман буенда тапканнарКрасноярск краеның Ирбейское авылындагы бер агачлыкта өшеп беткән 4 яшьлек кыз баланы тапканнар. Бу хакта төбәкнең Эчке эшлә министрлыгында хәбәр итәләр. Өлкәннәрсез генә ялгызы китеп барган баланы авыл тирәсендә патруль хезмәтен башкаручы полицейскийлар күреп калган. Кыз бала урманга табан китеп барган. Бу көнне тышта -15 градус салкын булган, өстәвенә, салкын җил искән.
“Бала бик курыккан һәм полицейскийларга кайда яшәвен күрсәтә алмаган, бары тик елый-елый исеменең Ева икәнлеген әйтә алган. ЮХХДИ инспекторлары бу вакыйга турында дежур частька хәбәр иткәннәр һәм кызчыкны дәваханәгә илтеп куйганнар”, – диләр бу хакта ведомствода.
Дәваханәдә табиблар кызның ике кул бармакларының дә беренче дәрәҗәдә туңуын диагнозлаган. Бераздан дәваханәгә кызның әнисе килеп җиткән. Ана кеше 4 яшьлек кызын 9 яшьлек абыйсы һәм 8 яшьлек апасы белән тау шуарга җибәрүен, ә үзе кече улы белән өйдә калуын аңлаткан. Абыйсы белән энесе Еваны югалтканнар һәм кайтып бу хакта әниләренә сөйләп биргәннәр.
Чыганак: lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|