поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.01.2024 Хәвеф-хәтәр

Кукмарада сигез балалы гаиләнең йорты янган (ФОТО)

Янгын чыккан вакытта Шамил эштән кайтырга чыккан була. Гадәттә, ул электричка белән йөргән, бу юлы машина белән чыгып киткән. Өйдә калдырган булса, машинасы да яна иде, документлар да машинасында булган, ди сеңлесе Алсу.

"Яңа ел каникулларында Кукмара районының Каенсар авылында яшәүче абыем Ибраһимов Шамилнең гаиләсенә кунакка барып, күңелле итеп сөйләшеп утырган идек. Абый-апалар белән җыелышып, үзебез белән әниебезне дә алып бардык. Абыйлар кечкенә генә йортны зурайта башлап, идәнен җылытып, ремонтлар ясап, уңайлы һәм матур итеп эшләргә керешкәннәр иде. Шунда ук бәдрәф белән душ та куярга иде исәпләре. Булдыралар, тырышалар дип, тормышлары өчен сөенеп , шөкер итеп кайттык. Ишле гаилә булгач, Шамилләргә зуррак йорт кирәк, дип тә көрсенә иде әни. Кукмарада өч бүлмәле фатирга чиратта торалар дип беләм. Казанның Дәрвишләр бистәсендә җир дә биргәннәр иде үзләренә. Аллаһка тапшырып, ничек тә шунда йорт төзеп чыгарга иде дип үзара гел сөйләшә идек. Балаларны үстерергә, укытырга кирәк, акчаны куяр урын күп тә бит. Инде менә янгын чыгып, булганы да янып бетте. Аллаһның сынавы дип кабул иттек. Иң мөһиме барысы да исән. Балаларның өйгә кайтасыбыз килә дип елауларын күрү генә авыр" дип сөйләде Шамилнең бертуган сеңлесе Алсу. 
 
Алар үзләре дә ишле гаиләдән. Тугыз балалы гаилә. Барысы да диндә, намазда. Үзара дус-тату, туганлык җепләрен саклап яшиләр. Янгын турында белеп алгач та, иң кирәкле әйберләрне алып, Алсулар Кукмарага юл тота. Абыйлары әлегә туган апаларының, киленгә шулай дип эндәшәләр, әти- әнисендә Байлангар авылында яшәп торалар. Бер игелекле кеше Кукмарада ике бүлмәле фатирын биреп торырга булган. Шунда күченмәкчеләр, ди. 
 
 
Ибраһимовлар тумышлары белән Биектау районыннан. Шамилнең хатыны Ралифә Кукмарадан. Берничә ел Казанда яшәгәннән соң, Ралифәнең туганыннан калган йортка кайтып төпләнәләр. Сигез балаларының берсе студент, Казанда укый. Икенче кызлары кияүдә. Алтысы үзләре янында. Иң кечкенәсенә 2,5 яшь.  Шамил Кумарада савыт-саба заводында эшләгән, узган елны гына эшен алыштырган. 
 
Өй янганда, Шамил эштән кайтырга чыккан була. Гадәттә, ул электричка белән йөргән, бу юлы машинасы белән чыгып киткән. Өйдә калдырган булса, анысы да янасы иде, документлар да шунда булган, ди сеңлесе Алсу.
 
Янгын сарайдан чыккан дигән фараз бар. Бу хәл төнгә каршы була. Ибраһим дәрес әзерләп утырган, Ралифә кечкенә балаларын йоклатканда үзе дә йоклап киткән. 
 
- Берни сизмичә, изрәп йоклаганмын дип сөйләде. 15 яшьлек Ибраһим ис сизеп, янгын чыкканын күреп ала да тиз генә әнисен уятып, барысын да өйдән чыгара. Сарайдагы кәҗәләр белән тавыкларны чыгара алмыйлар. Алар янып бетә. Утның нәрсәдән чыгуы әлегә билгеле түгел. Әлхәмделилләһ, үзләре исән-сау, - ди Алсу. - Ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәтемне белдертсәгез иде. Әнием һәм барлык туганнарым дога кылабыз.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләргә Алсуның телефон номеры: 89503187698. Сбербанкка беркетелгән. (Алсу Юнысовна)
 
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»