поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.01.2024 Шоу-бизнес

Ләйсән Сөнәгатова: “Телевидениедән бөтен чыгышларымны алырга кушкан"

Сәхнәгә дәртле җырлар белән килеп кергән Ләйсән Сөнәгатова тиз арада тамашачының күңелен яулап алды. Яшендәй бөтен эстраданы яктыртты да, берникадәр югалып торды. Ләйсән белән очрашып, сәхнәдән читләшүенең сәбәбе, гаилә тормышы, балачагы турында сөйләштек.

- Балачагыгыз ничек үтте?

- Октябрьский шәһәрендә дөньяга килгәнмен. 2 атналык баланы алып, әти-әниләр Себергә күченгәннәр. Ул вакытта самолетка кечкенә сабый белән утырырга батырлыклары ничек җиткәндер... Яшәргә кирәк, ә эш юк. Туу турында таныклыгымны да Төмән өлкәсендә биргәннәр. 4 яшемә кадәр шунда яшәдек. Бабай (әтисе ягыннан) авырый башлагач, кире туган якка кайтканбыз. Әтигә фатир бирәсе булганнар, шулай да бабай туган нигездә төпләнүебезне теләгән. Әни Себердән күчкәч, безне балалар бакчасына урнаштырыр өчен пешекче булып эшкә урнашкан. Аның да язмышы бик катлаулы. Әни 19 яшендә иң якын кешесен, әнисен югалта. Аны үги әнисе тәрбияләгән. Чит бала булса да, әби әнине үзенеке кебек якын иткән. Алар арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан, без әбигә кунакка барганыбыз әле дә хәтердә. 

- Әти кырыс, таләпчән булды, дигән идегез. Нинди тәрбия алдыгыз?
- Әти һәрвакыт бик таләпчән булды. Эшкә алына икән, җиренә җиткереп башкарып чыга. Аның бу сыйфатлары безгә дә күчте. Әти малай үстерергә хыялланган. Беренчесе кыз булгач та, икенчесенә малай булыр әле дигән өметләр белән яшәгән. Тик әти-әнигә ир-ат тәрбияләргә язмаган күрәсең, шуңа күрә без әтинең “малайлары” да булдык.  Шунысы кызык, әтинең хәрби билетында: “дочь - Ләйсән, сын - Гөлназ”, - дип язылган. Әтинең хыялы документта булса да, чынга ашты (көлә). Ир-ат эше дип, сайланып тормадык. Әти үзе белгән бар эшкә дә өйрәтте. Ул чисталык ярата. Әле дә хәтеремдә, әти өстәлгә коелган ризык валчыкларын кул белән җыйдырта иде. Тузан суырткычны бик кирәк вакытта гына кулландык. Хәзер дә әти-әни йортында һәрвакыт чиста, пөхтә. 

- Әти тәрбиясенең холкыгызга йогынтысы сизеләме?
- Әлбәттә, холкымда ир-атларга хас сыйфатлар да бар. Бәлки, ул йолдызнамә белән дә бәйледер. Гаделлекне, дөреслекне яратам. Бар кешене тигез күрәм. Үзләрен башкалардан өстен куйган, борынын күккә чөйгәннәр белән аралашмаска тырышам. Андый кешеләр күңелемә ятмый. 

- Туган якка еш кайтасызмы?
- Ара якын түгел, еш кайтып булмый. Кыш көне юлга чыгарга да куркыныч. Җәен туган якка кайтып кунак булабыз. Туган нигез барыбер сагындыра, үзенә тарта икән. Һавасы да бүтән төрле, чиста, тәмле булып тоела. Аллаһка Шөкер, телефоннар бар. Әти-әни белән элемтәбез өзелми, аралашып торабыз.

- Казан сәхнәсенә сезгә юл ачучы кем иде?
- Беренче тапкыр Казанда музыкант Рәфыйк Таҗетдиновның концертында чыгыш ясадым. Аның белән очраклы рәвештә генә таныштык. С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залына билет тикшерүче булып эшкә урнашкан идем. Рәфыйк абый гаиләсе белән концертларга еш йөрде. Шунда сөйләшеп, аралашып киттек. Минем җырлаганымны, консерваториядә укуымны белгәч, концертында чыгыш ясарга чакырды. Консерваториядә түләп укыгач, әти-әнигә бераз җиңелрәк булсын дип эшләргә тырыштым. Икенче елны түләү тагын да артты. Бер бюджет урыны бушаганын белеп алдым. Зилә Сөнгатуллинага мөрәҗәгать иттем. Янәдән керү имтиханы тапшырырга туры килде. Тик, кызганыч, ул вакытта авырып киткән идем. Кыскасы, мине бюджетка күчермәделәр. Бик нык кәефем төште, тулай торакка кайтып еладым. Шул вакытта Зилә Даяновна: “Син бит академик тавышлы җырчы түгел, сиңа эстрада бүлегендә укырга кирәк”, - диде. Салават Фәтхетдиновның  мәдәният институтында эстрада бүлеген ачкан гына чоры. Зилә Даяновна миңа Римма Ибраһимовага хәбәргә чыгарга булышты. Салават Зәкиевичның кабул итү имтиханнары көнен белештем. Бөтен көчемне туплап, тырышып җырладым. Салават абый: “Ярар, нормально. Алабыз. Августта нишлисен?“ - диде. Ә мин туган якка кайтасы идем. “Минем концертларым була, килерсең”, - диде. Шулай итеп Салават Фәтхетдиновның концертларында да чыгыш ясап алдым әле. Шуннан Зөфәр Хәйретдинов белән таныштым. Әкрен генә эстрадага кереп киттем. 

- “Яланаяклы кыз” фильмында Алсу ролен уйнадыгыз. Бу рольдән соң сезгә карата тамашачының фикере үзгәрдеме?
- Сериалда катнашу өчен кастинг уздым. Ул вакытта продюсерлык үзәге белән эшли идем. Берничә кеше арасыннан рольгә мине сайладылар. Алсу ролен яңа тәҗрибә туплау мөмкинлеге итеп кабул иттем.  Тамашачылар танып: “Сезне яратмадык шул”, - дип әйтүчеләр булды. Димәк, Алсу ролен бик яхшы башкарганмын. Мин бит кинода үземне уйнамадым. Артист белән рольне аера белергә кирәк. Тормышта башкаларның ярын тартып алганым булмады, вөҗданым чиста.

- Сәхнәдән кинәт югалдыгыз. Сәбәбе бардыр...
- Продюсерлык үзәге белән эшләгәндә “Тюрквидение” бәйгесендә катнаштым. Юлдан арып-талып кайтып кына кердем, миңа: “Себер якларына гастрольләргә чыгарга кирәк”, - диделәр. Ул вакытта тамагым шешкән иде. Хәл юк, температура, төкерегемне дә йота алмыйм, шуңа күрә бара алмыйм, дидем. “Без сине сәхнәгә чыгару өчен акча түгәбез. Яхшы итеп әйткәнне аңламасаң, башка юл белән аңларсың”, - диде бер ханым. Ул телевидениедән бөтен чыгышларымны алырга кушкан: “Ләйсәнне юкка чыгарам”, - дигән. Бу вакыйга үзе бер сынау. Сәхнәне калдыру җиңел булмады, ә шулай да кире кайтырга соң түгел бит. Гомумән, сәхнәне беркайчан беренче урынга куймадым. Иң мөһиме - әни, яраткан хатын булу. Баламның үсүен күреп, һәр мизгелен тоеп калырга җитештем. Ул кадерле минутларны кире кайтарып булмый бит. Бәлки, сәхнәдән югалып тору хәерлегә булгандыр. Ходай барысын да күрә. Миңа начарлык эшләгән ханымны күргәнем бар, аның эшләре бер дә мактанырлык түгел. Кылган гамәлләр өчен барыбер җавап бирер вакыт җитә. Кеше рәнҗетергә язмасын. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»